ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 25 нче РЦМП бүлеге хезмәткәре белән бергә Нармонка авыл җирлегенең социаль участогында күчмә эш үткәрде.

Анда булган вакытта белгечләр 2013 елның 28 декабреннән 442 нче ФЗ “Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре” кысаларында халыкның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында, шул исәптән “Хокукый навигатор” технологиясе кысасында да, аңлату эше алып бардылар.

Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган күп балалы гаиләләргә, ведомствоара исәптә торучы гаиләләргә бардылар. Белгечләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

16 февральдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе Яшьләр советының яңа елда беренче утырышы булды. Анда Яшьләр советының яңа рәисе сайланды. Ул Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко булды.

“Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Игелек юлы белән” отряды волонтерлары белән “Кармакка эләкмә!” түгәрәк өстәле үтте.

Бүген наркотик бәйлелектән җәфаланучыларның берсе дә наркоман булырга планлаштырмаган. Аларның барысы да бу проблема аларга кагылмаячак дип ышанган. Берничә тапкыр кулланганнан соң да алар: “Мин көчле! Мин теләсә кайсы вакытта ташлый алачакмын!” дип кабатлыйлар.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

9-12 мартта Воронеж шәһәрендә 1997-1999 елгы юниорлар һәм юниоркалар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышларда Башкортостан, Карачай-Черкесс республикалары, Төньяк Осетия, Волгоград, Чиләбе, Мәскәү, Рязань, Пермь, Тамбов, Татарстан Республикасы, Воронеж һәм Россиянең башка шәһәрләре спортчылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы 1 урын алды. Әлеге ярышларда Лаеш районыннан 58 кг авырлык категориясендә Россиянең спорт мастеры Алина Проворова катнашты.

Чара кысаларында алып баручы балаларга Су көне барлыкка килү белән бәйле легенда сөйләде һәм аларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Чара барышында балалар табышмакларга җавап таптылар, җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, су турында мәкальләр һәм әйтемнәрне атадылар. Ахырдан “Су – су түгел”, “Бакалар” кебек уен конкурслары үткәрелде.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Үзәк китапханәдә Лаеш шәһәре һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү сәгате үтте. Монда килгәннәр Лаеш ягы тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, районыбызның бүгенге хәле турында “Монда хыяллар тормышка аша” фильмын карадылар. Алга таба чарада катнашучыларга “Радушный, раздольный Лаишевский край” конкурс-уен программасы тәкъдим ителде. Викториналар, конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Катнашучылар очрашу барышында, чәй өстәле артында хатирәләре белән уртаклашты һәм яраткан җырларын җырлады.

Бу көннәрдә Лаеш районының “Алтын көз”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Маһинур Зыятдин кызы Насыйбуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа инде 6 елдан артык вакыт эчендә өйгә барып хезмәт күрсәтәләр.

Кече Елга авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәр Гөлсинә Хәсәнова юбилярны бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм нык сәламәтлек белән озын гомер теләде.

Хәйрия фестивале – Анжела Вавилова исемендәге фонд белән Казан шәһәренең Серафим Саровский мәхәлләсе якшәмбе мәктәбенең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган  уртак проекты. Фестиваль кысаларында төп сәхнә мәйданчыгында шәһәрнең иң яхшы хореографик, вокаль, хор, театраль һәм фольклор коллективлары чыгыш ясады. Хәйрия фестиваленә Ташкирмән мәктәбенең Сабанаева Валентина Михайловна җитәкчелегендәге “Көмеш” балалар фольклор коллективы да чакырылган иде. Афәрин!

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Аның сүзләре буенча, отчет чорда 4 җинаять эшләнгән, аларның 3е ачылган.


12
март, 2017 ел
якшәмбе

Лаеш муниципаль районында кече ветеринар белгечләрне өйрәтү тәмамланды. Аның теоретик өлеше техник-икътисад техникум базасында, практик өлеше “Хәерби” ЧҖҖ товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International