Казанда кумитэ буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм чемпионат үтте. Анда Имәнкискә мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Айдар Малюков 1 урын алды. Спортчыбызны җиңүе белән котлыйбыз!
11 февральдә Рождествено мәдәният йортының “Русская душа” халык ансамбле Котков исемендәге рус хор музыкасының 26нчы фестивалендә уңышлы чыгыш ясады! Коллектив фестиваль лауреаты дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Ә аның өчен иң зур бүләк тамашачыларның “Браво!” кычкыруы һәм көчле алкышлары булды!
2017 елның 22 февралендә 10 нан 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Космонавтлар урамы, 2 йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсендә ПФРның Татарстан Республикасы бүлеге управляющие урынбасары Полякова Елена Петровна пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрә.
Комлы Ковали мәктәбендә парламент дәресе уза. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөфәр Кәримулла улы Шәйхетдинов укучыларны ТР парламенты эше һәм Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе белән таныштыра.
Үзәк китапханәдә Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көненә багышланган “Из пламени Афганистана” китап күргәзмәсе оештырыла. Анда әлеге тарихи факт турында әдәбият белән җентекләбрәк танышырга була.
Үзәк китапханәдә герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Жизнь – песня» китап күргәзмәсе оештырыла. Җәлил тормыштан иртә китә, әмма күп нәрсә әйтергә өлгерә.
Игътибар! Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, Лаеш шәһәрендә “Россия чаңгы юллары-2017” не үткәрү 18 февральгә күчерелә. Кадерле дуслар! Сезнең ярышларга яхшырак әзерләнү мөмкинлеге барлыкка килде. Ярышларны үткәрү урыны – Горький урамы һәм әйләнмә юл кисешкән урын (“ТАИФ-НК” АЗСы янында).
Кадерле дуслар! 27 февральдә Лаешның район мәдәният йортында балалар иҗатының “Мини-мисс – 2017” район конкурсының сайлап алу туры була. Катнашырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк, чөнки гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурсның 8 мартта булачак финалында Лаеш районының иң яхшы катнашучылары очрашачак. Зур балның принцессасы бул!
Лаеш спортчысы Россиянең иң яхшы 15 спортчысы арасына керде. 2017 елның 30 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә 2000 елгы егетләр һәм кызлар һәм аннан яшьрәкләр арасында (18 яшькә кадәр) авыр атлетика буенча Россия беренчелеге үтте.