7 февральдә республика районнары буенча гадәттәге “Хәтер маршы” яшьләр походы старт алды. Быел ул РТ ОСОАВИАХИМ РОСТО ДОСААФ оборона оешмасы оешуга 90 ел тулуга багышлана.
Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә Лаеш районы җитәкчеләре рус теленнән БДИ тапшырды. “Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясендә район башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф идарәсе начальнигы Эльмира Абутдинова, финанс-бюджет палатасы рәисе Елана Галиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков, ЛТЭТ директоры Павел Кореев, Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова, 1нче гимназиянең математика укытучысы Наталья Ефремова (кызы Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә укый) катнашты. Акция үткәрүнең төп бурычы әти-әниләр җәмәгатьчелеген бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру процедурасы белән таныштыру.
Столбище авыл җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моның алдыннан алар җирле предприятиеләр һәм осталар продукциясе күргәзмәсе экспозициясен карадылар.
Чирпы авыл җирлеге Советының отчет утырышы. Чарада район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, шулай ук район матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев катнашты. Сессия алдыннан алар Имәнкискә авылында Салават Габдуллин ИПда һәм Илһам Миндубаевның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар.
Кече Елга авыл җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Гражданнар җыены кысаларында ул җирле җитештерү товарларын һәм продукциясен карады.
Өченче февральдә Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясенең XVII съезды булды.
Лаеш районының Сокуры авылында яңа икмәк пешерү йортын ачу булды. Хәзер авылда яшәүчеләр һәм авыл аркылы үтеп йөрүчеләр җирле җитештерүчеләрнең икмәк-күмәч продукциясен сатып ала ала.
2017 ел юбилейларга бай, аларның берсе Лаеш районы оешуның 90 еллыгы. 1927 елның 14 февралендә ТАССР составында 10 район, шул исәптән Лаеш районы да оеша.