ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Лаешка "Бизнес-десант" килде. ТР икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Үзәге белгечләре эшмәкәрлекне яклауның дәүләт программаларын кулланыпкече һәм урта бизнесны булдыру һәм үстерү турында өйрәтү семинары үткәрделәр. 

Башкарма комитет житәкчесе М.В.Фадеев ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Регулирование рынка труда в Республике Татарстан" темасына коллегиясендә катнашты. Михаил Владимирович Лаеш муниципаль районында инвалидлар мәшгульлеге турында доклад белән чыгыш ясап кына калмады, ә халык мәшгульлегенә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин иткән өчен министрлык Мактау грамотасын да алды.

Лаешның 3нче мәктәбе 8 сыйныф укучысы Азалия Гыйниятова заманча популяр музыка башкаручыларның VIII Халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-конкурсында “Детское музыкальное творчество - эстрадный вокал" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. 
 

Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Туризм лидеры” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең районны Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина тәкъдим итте. 

Кадерле дуслар! 18 декабрьдә Имәнкискә мәктәбендә 1999 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Лаеш районы Сабантуйларында күп тапкырлар җиңгән батыр Ризван Рамазан улы Габдуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча шәхси-команда ярышлары булачак.  
 


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! Язучы Әлфия Саматның Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре турындагы "Иң көчлеләр" китабы дөнья күрде. Анда муниципаль районнар башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләре турында материаллар тупланган. 

Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган “Звучи и процветай, Лаишевский край" фестивале дәвам итә. 14 декабрьдә сезне Лаешның район мәдәният йорты үзенең "Сердце культуры" отчет концертына чакыра. 

Михаил Афанасьев яшь башкаручыларның "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсында I дәрәҗә лауреат булган, Кече Елгадан Нурзидә Вәлиуллинага Лаеш районы башлыгы Рәхмәтен тапшырды. Аның җиңүе тагын шуның белән кыйммәт: ул бу югары бүләкне һөнәри артистка булмаган килеш алды. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр призлы урыннар алды. 10 декабрьдә Казанның “Ак-Барс” яшьләр үзәгендә "ЗВЕЗДНЫЙ БАРС - 2016" ачык Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фестиваль-конкурсы үтте. Мария Опарина һәм Полина Алешина III дәрәҗә лауреатлар булды. Ирина Соловьева, Аскар Самигуллин һәм Софья Леонтьева дипломант исеме алды. Барлык балалар да - яшь педагог Анастасия Федосеева укучылары. Ул үзе дә Лаеш балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

11 декабрьдә Сокурыда 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Лаеш районы ның ачык беренчелеге булды. Әлеге ярышта безнең район һәм Казан шәһәре спортчылары катнашты. Ярышларның төп судьясы Р.А.Насыйбуллин. Сокуры урта мәктәбе укучылары призлы урыннарны беренче тапкыр гына яуламыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International