Пенсия фондының район идарәсе – дәүләт учреждениесе хәбәр итә, 2017 елның 1 гыйнварыннан ДСВ реестрларын үз вакытында тапшырмаган, шулай ук аларны хаталар белән тапшырган өчен иминиятләүчеләргә карата һәр иминиятләнгән зат өчен 500 сум күләмендә штраф санкцияләре кулланыла башлаячак.
Кадерле дуслар! Республиканың ветеринария хезмәте сезнең барыгызны 25 декабрьдә Игенчеләр сарае янындагы паркта булачак “Хайваннар дөньясы” бәйрәменә чакыра. Бар кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа көтә. Лаеш районын анда “Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ тәкъдим итәчәк.
Районның 17 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 94 %ы агымдагы елны табыш белән төгәлли, бу республика дәрәҗәсеннән 2 %ка югары. 2016 ел йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 205 миллион сум табыш алырга планлаштыра. Узган елдагы кебек үк районда бер предприятие - КГСХАның өйрәтү хуҗалыгы зыянга эшли.
Нармонка авыл җирлегеннән яңа эш башлаучы фермер Михаил Трусенев «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015-2017 годы» федераль ведомство программасы буенча грантка ия булды. Программа шартлары буенча (грантның һәр 500 мең сумына 1 эш урыны булдыру) фермер тарафыннан 3 өстәмә эш урыны булдырылган. Яңа эш башлаучы фермер грант чикләрендә 50 савым кәҗәсе асрау өчен ферма төзергә планлаштыра.
17-18 декабрьдә Казанның бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” яшьләр беренчелегенең дүртенче финал этабы үтте.
2005-2006, 2007 елгы һәм яшьрәк катнашучылар арасында Лаеш районыннан 5 спортчы да бар иде (тренер Р.А.Джеджула). Алар Комлы Ковали мәктәбе укучылары Гусева Елизавета, Логинов Кирилл, Митянина Виктория, Егошина Виктория һәм Рыжов Богдан.
Районның авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы агымдагы елның 11 аенда 20952 сум тәшкил итте. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 3 процентка югарырак һәм республика авыл хуҗалыгындагы уртача айлык хезмәт хакыннан 14 процентка югары. Хезмәт хакы буенча рейтингта район Тукай, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарыннан соң дүртенче урында. Иң югары хезмәт хакы районның “Ак Барс” кошчылык комплексы” ЧҖҖ кошчыларыныкы – 30100 сум, иң түбәне “Девятово” ЧҖҖ механизаторларыныкы – 11152 сум.
Район Советының Зур залында “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлегенең XXVI отчет-сайлау конференциясе булды. 2016 елда җирле бүлек эшчәнлеге турында район башлыгы-“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев чыгыш ясады.
Бүгенге көндә районда 29 гаилә фермасы эшләп килә. Аларның 9ы югары технологияле. Аларда 50 миллион сумга продукция сатылган.
16 декабрьдә Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Ул җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашында үтте. Сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү буенча эшләнгән эш турында доклад белән Елена Коробова – Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы чыгыш ясады.
Лаеш тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Гүзәл Абдулкадыйрова тарафыннан эшләнгән “Уйный-уйный укыйбыз” психологик программасы социаль программаларның «Иҗат һәм инновация» II Республика конкурсы җиңүчесе булды.
Әлеге программа мавыктыргыч уен формасында инвалид балаларның когнитив функцияләрен коррекцияләү һәм үстерү мөмкинлеге бирүче психологик дәресләр үткәрүне күздә тота.