ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее чираттагы мәртәбә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Грантлар мәдәният һәм сәнгатьнең муниципаль учреждениеләре иҗат коллективлары проектларын яклауга юнәлтелгән. 

18 ноябрьдә районның барлык белем бирү оешмаларында, ә Лаеш шәһәрендә ЛТЭТ базасында барлык профилактика органнарын чакырып Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне була.

Хөрмәтле Лаеш районында яшәүчеләр!
Җир, транспорт һәм милеккә салым керә торган милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәген исегезгә төшерәбез. Шул ук вакытта хәбәр итәбез: кемгә дә булса салым кәгазьләре килмәгән икән, салым түләү квитанциясен алу өчен үз авыл җирлегегез башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Комлы Ковали мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Вероника Җамалиева “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында конкурста “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясендә җиңүче булды. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ 

Узган ялларда Казан бар батырларны көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына җыйды. Ике көн дәвамында кискен көрәш барды. Ярышларда 42 команда катнашты. Лаеш районы җыелма командасы 15 урын алды. Ярымфинал ярышларында 90 кг авырлык категориясендә җәрәхәт алу сәбәпле Гыйззәтуллин Рәсүл өченче урынга чыкты. Рәсүлне һәм аның тренеры Рәмис Илһамовны котлыйбыз!

Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 250-нче сабый туу теркәлде. Күп балалы гаилә башлыгы, Хуснутдинов Илдарга улы- Хуснутдинов Малик, ул гаиләдә өченче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

 

20 ноябрьдә Лаеш районының 22 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. Шулай итеп, гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә үзләре катнашу мөмкинлеге барлыкка килә. 

2016 елның 10 ае эчендә авыл хуҗалыгы берләшмәләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының  акчалата кереме 2716 миллион сум тәшкил итте. Шул ук вакытта мал-туар һәм кош-корт сатудан кергән акча 292,2 миллион сум, сөттән – 243,7 миллион сум, йомыркадан – 1,8 миллиард сум, ашлыктан – 173 миллион сум, яшелчә һәм бәрәңге сатудан – 37,6 миллион сум тәшкил итә.
Тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы – 21083 сум, бу узган ел дәрәҗәсеннән дүрт процентка югарырак. 


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда 12 ноябрьдә “Дзюдо ветераннары – балаларга“ девизы астында дзюдо буенча VIII традицион турнир булды. Ярышлар 2008 елдан үткәрелә. Әлеге турнирда Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пермь һәм Идел буе федераль округының башка күп шәһәрләреннән командалар катнашты. 

Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көне уңаеннан "Как здорово разными быть и дружно в стране родной жить" аралашу сәгате үткәрделәр. Балалар “толерантлык“ сүзенең асылы белән таныштылар. Толерантлыкның башка милләт кешеләренә түзем һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кенә булмыйча, бер-береңне аңлый, кешеләр сыйныфташлар арасында яши белү дә булуын аңладылар. Балаларга әдәби геройларның гамәлләренә бәя бирү өчен әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңларга тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар борынгы "Хорошо, что все мы разные" легендаларын да тыңладылар, аларда үзеңдә толерантлык сыйфатларын тәрбияләү кирәклеге турында сөйләнә. Балалар өчен “Толерант бул“ уены үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International