ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

18 ноябрьдә Ташкирмән мәктәбендә чираттагы гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы – “Имин мохит“. Вакыт табып җыелышка килгән бар кешегә зур рәхмәт. 
 

Татарстан буенча сәяхәт итү кысаларында Инстаграмда @tatar_malay буларак билгеле беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов Лаеш районында булды. Монда ул тарихи һәм матур урыннар белән танышты. Аның максаты – безнең районның бар матур якларын күрсәтү. Үзенең турнесы барышында татар малай Сокуры, Каипы, Егорьево, Чирпы, Урта Девятово, Шуран һәм Комлы Ковали авылларында булды.

Лаеш районы спортчылары Менделеевск шәһәрендә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимов Ибраһим Миндар улы истәлегенә билбаулы көрәш буенча турнирда катнаштылар. 
 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

17 ноябрьдә  Егорьево авылында туган Александр Георгиевич Хуторовны 95 яшьлеге белән котладылар.

 

Бүген, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрү кысаларында, “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Мин һәм минем хокукларым“ темасына чара үтте.

 


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чирпы авылында җирле кешеләр акчасына төзелүче яңа кәшәнәгә гөмбәз урнаштыру булды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, район башкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов катнашты. Шулай ук авыл өчен шундый истәлекле вакыйга хөрмәтенә Казаннан ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов кайтты

“Бердәм Россия“нең 15 еллыгына туры китерелгән гражданнар кабул итү ункөнлеге кысаларында Татарстандагы бердәмроссиялеләрнең төбәк башкарма комитеты һәм “Вверх“ порталы РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны онлайн кабул итүләр сериясе үткәрәләр

Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында “Деятельность сельских культурно-досуговых учреждений по сохранению русской традиционной культуры в современных условиях: проблемы и перспективы" темасына мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренең республика зона семинары үтә. Анда Татарстан районнарыннан тармак белгечләре чакырылган. Лаеш районы җитәкчелеге исеменнән семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләде. Хәзерге вакытта эш секцияләрдә дәвам итә, аларда осталык сәгатьләре үткәрелә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

Үзара салым... Әле ике ел элек кенә безнең өчен бу сүз гаҗәп тоела иде. Ул чакта күпләр бу инициативага шикләнеп карады. Әмма бераз гына вакыт үтүгә авыл кешеләрендә “Акча бирергәме-юкмы?“ дигән сорау да тумый. Алар җыелган акчаларның нәрсәгә һәм кем өчен тотылуын үз күзләре белән күрәләр.

 


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Орелның “Ласточка“ балалар бакчасы базасында «Этнокультурная составляющая как условие социализации детей при обучении татарскому языку» темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телен өйрәтү буенча һәм татар төркемнәре тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International