Кадерле дуслар! Сезнең яраткан артистыгыз, танылган юмор остасы, искиткеч биюче, гомумән, бик күп талантлар иясе Данир Сабиров кабат Лаешта! 1 октябрьдә район мәдәният йортында ул үзенең 5 сезон шоу-программасын тәкъдим итә. Игътибар! Билетлар санаулы гына калды! Бәяләре 350-400 сум тора. Җырлы биюле юмористик тамаша кичке сәгать 7 дә башлана. Белешмәләр өчен телефон: (84378) 2-46-09.
“Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районы буенча бүлекчәсе секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев партиянең яңартылган политсоветы өчен тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең XXV конференциясе уза.
Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегенең XXV конференциясе уза. Анда партиянең Лаеш районындагы бүлекчәсеннән делегация дә катнаша, аны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкли. Конференцияне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин алып бара.
Районда авылларны төзекләндерү һәм инженер челтәрләрен алмаштыру буенча эшләр башкарыла. Әйтик, Габишево бистәсендә иске җылылык торбалары яңаларына алмаштырылды, җәмгысе 800 метр. Шулай ук котельнаяда яңа котеллар куйдылар.
Кече Елга авылында җирле халык көче белән мәчет реставрацияләнгән. Мондый карарны имам Җантаһир Кәримов кабул иткән, ә авыл халкы һәм меценатлар әлеге изге эшкә ярдәм иткәннәр. Бина 25 ел элек төзелгән һәм аны ремонлау зарур булган.
Бүген район мәдәният йортында Киновидеохезмәт күрсәтү оешмасы 2 сыйныф укучылары өчен “Йолдызлы күк” темасына мәдәни-белем бирү дәресе уздырды. Программада конкурслар һәм табышмаклар булды. Звездочет образындагы алып баручы хәрәкәтле уеннар һәм флешмоб белән балаларның күңелен күрде. Космос турында ике кызыклы мультфильм күрсәтелде. Укучыларга мәдәни көндәлекләренә тамга куелды.
Хөрмәтле катнашучылар! Икенче турга 20 һәм аннан да күбрәк балл алучылар чыга! Икенче турга эләккән катнашучыларны котлыйбыз!
Бразилиягә Олимпиадага эләгер өчен безнең спортчыларга күпме каршылыкларны җиңәргә туры килде. Ә менә Атабайның 9 нчы сыйныф укучысы Фәнил Якупов һичшиксез киләсе олимпиядаларның берсенә барыр. Ул - киләчәктә Россия спорт йолдызы. Бу турыда Фәнилнең күп төрле ярышларда җиңүләре һәм уңышлары сөйли.
Мәктәп укучысы мондый нәтиҗәләргә көн саен үткән тренировкалар һәм остазы-тренер Радик Гарифуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүләр аркасында иреште. Менә спортчының җиңүләре биографиясе. Яшел Үзән. Спорт туризмы буенча Татарстан беренчелеге – чаңгы дистанциясендә Фәнил беренче урын алды. Укучыларның “Иминлек мәктәбе-2016“ республика ярышлары - “Комбинированные силовые упражнения“ шәхси исәбендә ул көмеш призер булды, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм ТРның МЧС министры урынбасары Рафис Хәбибуллин кулыннан бүләк алды. Балтачта туризм буенча ярышларда Фәнил Якупов “Пешеходная связка“да өченче урын алды. Спортчы татар милли көрәшендә туган авылы һәм республика данын уңышлы яклый. Аның бик яхшы үткәрелгән көрәшләр өчен уннан артык медале бар.
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизмга - юк!“ айлыгы кысаларында чаралар узды.
Әле яңа уку елы башланды гына, ә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары инде проект-тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган үзләренең географик мәйданчыкларында үлчәүләр үткәрәләр.