ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы Җөри авылында “Питрау” исемле керәшен мәдәнияты бәйрәме узды. Анда “Лаеш крәшеннәре” дигән атама астында Лаеш районы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Монда ул Лаеш районы керәшеннәренең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм яшәеше белән танышты.

Лаеш районы матбугат хезмәте

Әлеге ярышка Лаешка 100 кешелек 13 команда килде. Бу исә инде бишенче шундый регата. Ярышлардагы иң яшь катнашучыга 9 яшь, ә иң өлкәненә – 68. Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга, Тольятти, Түбән Новгород, Башкортостан, Пермь крае, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләреннән килгән спортчыларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәләмләде: “Камское море” регатасы билгеле ярышларга әйләнде. Ел саен анда катнашучылар саны да арта бара. Безнең районды җиде елга ага, зур күләмле Куйбышев сусаклагычы урнашкан. Без әлеге ярышларны яраттык, аны көтәбез, әзерләнәбез. Спортчыларга яшәр өчен уңайлы шартлар тудырабыз”. Ул Татарстанның парус спорты федерациясенә, шәхсән Юрий Бродниковскийга рәхмәтен җиткерде. Михаил Афанасьев әйтүенчә, ул регатаны башлап җибзрүче булып тора. Үз чиратында Юрий Бродниковский район һәм аның башлыгының ярдәменнән башка әлеге ярышлар булмас иде.


15
июль, 2016 ел
җомга

Район Советының олы залында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Лаеш районы полиция бүлегенең ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Доклад белән бүлек җитәкчесе Юрий Летучев чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, 2016 елның 6 аенда җинаять турында 1315 хәбәр килгән. Урлау, кыйнау, үтерү белән янау һәм мошенниклык күренешләре ишәйгән. Ярты ел эчендә икътисад юнәлеше буенча 28 җинаять теркәлгән


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге хокук белән 2016 елның 30 сентябренә кадәр ана капиталы алып, аны кулланырга җитешмәгән гаиләләр куллана ала. Түләүне алу өчен гаризаны ана капиталы сертификаты булган Россиядәге теләсә нинди гаилә язарга мөмкин. Гаризалар 2016 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси бүлмәдән дә бирергә була. Түләүгә гаризаны Россия Пенсия фондының Лаеш районындагы идарәсенең клиент хезмәте аша бирергә теләсәгез, 2-52-41 телефоны яисә www.pfrf.ru сайтында «Электронные сервисы» бүлегендә алдан кабул итүгә язылырга кирәк.

Казанда “Державин укулары” дип исемләнгән Бөтенроссия шигърият фестивале башланды. Ул 2000 елдан бирле уздырыла, аның оештыручылары булып Татарстан республикасы Лаеш районы, Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Милли музей тора. Лаеш районы хакимияте белән Татарстан Язучылар берлеге идарәчелеге белән берлектә шул ук елда Г.Р.Державин исемендәге премия булдырыла. Аның максаты – бөек якташыбызның хәтерен саклау. Әлеге премия язучылар тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әдәби әсәрләр өчен бирелә. 2009 елдан премия Бөтенроссиянекенә әверелде, аны инде Россиянең 27 язучысы алды. Быел аны 14 июльдә Лаеш шәһәрендә тапшырачаклар.

Бөтенроссия гаилә көннедә Рождествено авылы китапханәчесе Ю.М.Симонова “Капелька” дигән җирле балалар бакчасында булды. Алар бәйрәмнең тарихы турында күп нәрсә белделәр, аның символы булган ромашка белән таныштылар, шулай ук 8 июльдәге бәйрәмнең өстендә торучы – Петр белән Феврония турында мәгълүмат алдылар. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмакларны чиштеләр, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, “Әти булдыра...”, Әби өчен түгәрәк яса”, “Әнисе пешекчесе” дигән конкурсларда катнаштылар, физкультминутта ял иттеләр. Чара ахырында балалар әти-әниләре өчен “Гаилә баскычы” дигән панно ясадылар. Болар барысы да слайдлар белән узды.

“Булгария” теплоходы белән булган фаҗигага 5 ел узды. Анда Лаеш районыннан 6 кеше һәлак булды, өчесе исән калды. Кама Тамагы районы Сюкеево авылындагы матәм чарасында һәлак булучы һәм җәрәхәтләнүчеләрнең туганнары катнашты. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән аларга материаль ярдәм бүленеп бирелде. Алар район башлыгына ел саен Сюкеево авылына баруны оештырган һәм ярдәм иткәне өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

Лаеш районы матбугат хезмәте


8
июль, 2016 ел
җомга

8 июльдә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш балалар тудыру йортында ике бала дөньяга килде – Дмитрий белән Кира. Дөньядагы иң зур могҗиза туды – планетабызда тагын да яктырак һәм җылырак булды һәм аларның туу хөрмәтенә күктә йолдызлар кабынды. Район Граңданлык акталрын теркәү бүлеге Иванов Сергей Вячаслав улы белән Кристина Александр кызы һәм Лещенко Ярослав Олег улы белән Алена

Вячаслав кызларының ике балаларын теркәп, парларга теркәү кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Энгель Фәттахов Лаеш шәһәрендәге укыту учреждениеләрендә баручы ремонт һәм төзекләндерү эшләре белән танышты.

Явызлыкны, саранлыкны, ялкаулыкны, хезмәткә хөрмәтсезлекне, буш сүзлелекне фаш итүче А.Л.Бартоның шигырьләрендә бер генә буын тәрбияләнмәде. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әлеге шагыйрьнең иҗатына багыншланган “Балалачак шигырьләре” әдәби уены уздырды. Чараның катнашучылары – “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International