ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! №2 мәктәп янындагы стадионда бары тик берничә көн генә, 28, 30 һәм 31 июль Мәскәүнең “КЛОУН” исемле шапито циркы үзенең программасын тәкъдим итә. Анда сез кызыклы таксаларны, Ирландия сарыкларын, Камерун кәҗәләрен, енотларны, капуцин маймылларын, матур песиләрне, хорекларны, Себер рысьларын һәм “Лимбо” цирк сәнгатен күрә аласыз.

2016 елның 27 июленә булган оператив мәгъләматларга карасак, 79,3% шәхси хуҗалыклар һәм 65,7% бакча участоклары саны алынган инде. Сан алу Пәрәү авыл җирлегендә тәмамланды, ә Нармонка, Татар Саралысы, Татар Янтыгы, Атабай, Макаров авыл җирлекләрендә 95% шәхси хуҗалыклардан сан алынды. Моннан тыш, 96,8% авыл хуҗалыгы оешмалары һәм 100% авыл хуҗалыгы булмаган предприятиеләр мәгълүматларын җиткерделәр. Чарада 94% крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 100% шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә ашлык 3762 гектар мәйданда суктырылган, бу исә гомуми мәйданның 16% ы дигән сүз. Ашлыкның гомуми күләме 12058 тонна, гектарыннан 25,7 центнер уңыш адына. Көн саен кырларда 60 комбайн эшли. Урак өстенең лидеры булып, 738 тонна ашлык суктырган “Семиречье” агрофирмасы комбайнчысы Сергей Депутатов тора.

 


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Пензада өлкә Сабантуе узды. Татар милли бәйрәменең оештыручысы һәм катнашучысы булып Татарстаннан Лаеш районы торды. Сабантуйда районнан зур делегация килгән иде: рәсми затлар, иҗат коллективлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм халык эшләнмәләре осталары. Бәйрәмдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев  һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Валерий Савин катнашты.

 

Район Советының олы залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киҗңәшмәсе үтте.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

20 июльдә Татарстанда баручы сусаклау зоналары елы уңаеннан Матюшино авылында Идел елгасы ярын читарту буенча “Чиста яр” акциясе үтт. Анда Матюшино җирлеге Башкарма комитеты һәм Матюшино авылы халкы катнашты.

Материаль ярдәм күрсәтү буенча Республика үзәгенең Лаеш районындагы №25 бүлекчәсе хәбәр итә: балаларны балалар бакчасында тоту өчен түләнелә торган акчаның бер өлешенә булган өстәмә компенсацияләргә хокукларны яңача рәсмиләштерү вакытында июльдән алып сентябрьгә кадәр эш вакыты бер сәгатькә арттырыла.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, ул илебездә 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүдә кулланылучы физик яисә юридик затлар, авыл хуҗалыгы хайваннары тотучылардан сан алына.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Мәскәү һәм барлык Русия патриархы Кирилл Татарстанга ике көнгә киләчәк, республикада ул 20 һәм 21 июльдә булачак. Беренче көнне ул Лаеш районы Егорьево авылындагы чиркәүгә килер дип көтелә. Анда патриарх бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Роман улы Державинга һәйкәл ачачак. Тантанада Россия Президентының Идел буе төбәгендәге вәкаләтле вкәиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Тантаналы рәвештә ачылу алдыннан теләүчеләр өчен велоузыш һәм “Хәзинәне тап” квест уены оештырылды, шулай ук Профессор Band” ансамбле чыгыш ясады. Фестивальне тантаналы рәвештә район башлыгы ачып җибәрде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, уңышлар һәм илебез киләчәге өчен эшләрдә бетмәс-төкәнмәс энергеия теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International