Лаеш районы халкы “Үлемсез полк” маршында катнашты, алар шәһәребез урамнарыннан йөрделәр. Катнашучылар кулларында язмыш җилләре дәһшәтле сугыш кырларына ташлаган үзләренең ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары фотолары һәм портретларын тоттылар. Нәкъ менә аларның батырлыгы һәм тырышлыгы аркасында безнең бүгенге күгебез аяз, көнебез тыныч. Акциядә 1000 гә якын кеше катнашты, “Үлемсез полкта”, Совет һәм Исполком хезмәткәрләре белән, район башлыгы Михаил Афанасьев та барды.
9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Парадта район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моңа кадәр, шәһәр Башкарма комитеты бинасыннан Җиңү паркына сугыш чорындагы солдат формасыннан район мәктәпләре укучылары, шулай ук полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тантаналы рәвештә уздылар
5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Монда ул “Егорьево теплицалары” теплица комплексына һәм “Биосфера” питомнигына кереп чыкты. Шулай ук теплица җирлегендә ул районның авыл башлыклары һәм берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән очрашты
Җиңү көне уңаеннан, “Ветеранда булып кайт!” патриотик акциясе кысаларында, Үзәк китапханә хезмәткәрләре үз укучылары – Бөек ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларында кунакта булды
Кече Елга авыл клубында эшләп килүче “Әдәби сүз” түгәрәгенә йөрүчеләр Чаллыда узган “Серле сандык” төбәк милли иҗади фестиваленең соңгы этабында катнаштылар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайның Бөтендөнья сәүдә үзәге генераль директоры Хелал Сәет әл-Мари белән очрашты. Анда шулай ук төрле халыкара күргзәмәләр оештыручылар да катнашты.
29 апрельдән 1 майга кадәр Арчада армрестлинг буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда 19 команданың 118 спортчысы катнашты. Алар составында әлеге спорт төрен яратучы Лаешлылар да бар иде. Ярышларның нәтиҗәсе нигезендә, 75 кг.га кадәр авырлык категориясендә Ремис Ильһамов 3 урынны яулады. Котлыйбыз Ремисне!!!
1 майда Сокуры клубы, мкәтәбе һәм китапханәсе паркалар һәм скверлар көне уздырдылар. Конкурслар һәм викториналар “Үз табигатеңне сакла!” девизы астында үткәрелде.
"Георгий тасмасы" акциясе кысаларында Комлы Кавәл авылында йөздән артык кешегә тапшырылды ул. Акциядә авылның мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авыл яшьләре катнашты.
28 апрель көнне Атабай мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган балалар иҗат фестивале уздырылды. Кичәдә “Кояшкай “ балалар бакчасы һәм барлык мәктәп укучылары да уңышлы чыгышлар ясадылар.