ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген Актаныш районы делегациясе безнең районда булып китте. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан алар Сокуры авылындагы “Фабрика заготовок” предприяисендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тукландыру системасы үзәкләштерелергә тиеш.

М.А.Гәрәев исемендәге Габишево авылы мәктәбе “Плимпиада мәктәптә башлана” исеме астындагы физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы мәгариф учреждениесе Бөтенроссия конкурсы республика этабының “Иң яхшы авыл гомумбелем бирү оешмасы” номинациясендә призер булды. Укытучылар коллективы сәламәт яшәү образын формалаштыру һәм спорт, физик чыныгуга уңай мөнәсәбәт тудыру буенча тәҗрибәләрен тәкъдим итте.

Район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләре киләсе көннәрдә кыр эшләрен тәмамларга уйлый. Механизаторлар бүген ашлык, кукуруз, берьеллык үләннәр һәм азык катншамасы чәчү белән шөгыльләнә. Барысы бергә кырларда 90 нан артык төрле техника эшли: чәчү агрегатлары, катоклар, ярдыручылар һәм башкалар.

Бүген Лаеш районындагы социаль яклау бүлеге һәм аның карамагындагы учреждениеләр “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашып, үзләренең оешмалары җирлегендә яшел чырышлар һәм куаклар утырттылар. 

17 майда Татарстан Росреестрының барлык җирле бүлекләрендә 8.00 дән алып 17.00 гә кадәр гражданнар өчен кайнар линия узачак. Анда җиңеләйтелгән рәвештә күчемсез милеккә хокукларны теркәү (“Дача амнистиясе”), әлеге теркәүгә туры килгән объектлар, дәүләт пошлинасы күләме һәм башка теркәү нечкәлекләре буенча сораулар кабул ителә. Кайнар линиянең телефоннары Идарәнең рәсми сайтында

rosreestr.tatarstan.ru Гражданнарны кабул итү – Кйнар линияләр бүлекчәсендә язылган.

 

11 майда Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәдә Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгече Гадилә Кәримуллина, Татарстан Республикасының дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру программасы кысаларында “Дәүләт җир күзәтчелеге һәм муниципаль җир контроле” темасына лекция уздырды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Чирпы авыл җирлегендә урнашкан Илнур Сәетовның фермер хуҗалыгы кырларында булды. Ул эш барышы белән танышты һәм хуҗалык җитәкчесеннән киләчәк уңышка карата планнары турында белеште. Шулай ук район башлыгы механизатор Нияз Хуҗин белән аралашып алды, соңрак аның белән “Хорш” чәчү комплексы таккан “Челенджер” тракторында йөрде.

 

Ташкирмән авылы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары класс сәгатендә “Минем гаиләм” темасына проектларын якладылар. Алар үзләренең гаиләләре , гаилә традицияләре, гаиләләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде

Лаеш районы эшмәкәрләренең эш көне иртәнге аштан башланды, анда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев чакырды. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар үзләренең көнкүреш проблемаларын сөйләде, планнары белән уртаклашты, киләчәккә бурычлар куйды, шулай ук алар сорауларын район башлыгына бирә алды. Әйтергә кирәк, иртәнге ашта Башкарма комитетның һәм җаваплы хакимият органнарының җитәкчеләре дә бар иде. Очрашуда гөмбә, җиләк, балык, синтетик каучук, медицина инструментлары, автомат капкалар җитәштерүчеләр, сәнәгать парклары резилдентлары һәм җитәкчеләре, консалтинг ширкәте җитәкчесе катнашты.

 


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татар Янтыгы авылы зират коймасын яңартуда катнашкан хәйриячеләр исемлеге белән китап дөнья күрде. Гомумән алганда, 500 мең сумга якын акчаны җирле халык та, чыгышы белән шушы авылдан булган кешеләр дә җыйган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International