ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Минзәләдә 18-20 яшьлек үсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 18 районыннан 120 спортчы катнашты. Лаеш районыннан анда билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры Алинә Проворова чыгыш ясады, аның тренеры – Е.Г.Михайлова. Ярышларның нәтиҗәсе нигезендә Алинә 58 килограммлы үлчәү категориясендә беренче урынны яулады. Апрельдә Башкортостанда узачак Россия беренчелегендә ул безнең районыбыз һәм республиканы тәкъдим итәчәк.

23 мартта Чаллы шәһәренең №78 лицеенда “Пушкин укулары” дип аталган Бөтенроссия иҗат конкурсының республика этабы булды. Анда Лаеш районының Пәрәү урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Азат Әхмәтсафин ( җитәкчесе – Г.Г.Бадрутдинова) III дәрәҗә дипломга лаек булды.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районның Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә, 2016 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча, еллык кереме 300 меңнән артып киткән шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына шуның 1% түләргә тиеш.

Хәбәрләшү өчен телефон: 2-57-95, 2-50-44

Бүген районның Башкарма комитеты җитәкчесе техниканың язгы ташуга әзерлеге белән танышты. Тракторлар, грейдерлар, микроавтобуслар, медицина машиналары, самосваллар, квадроцикллар, көймәләр Лаеш шәһәренең урап узу юлы буенча тезелгәннәр иде. Монда барлык районнан янгынга каршы, медицина һәм урман куркынычсызлыгы хезмәте, юл һәм коммуналь хезмәтләр, элемтәчеләр техникасы җыелды. Хәтта мобиль тукландыру машинасы да бар иде, ә ул гадәттән тыш хәлләр вакытында бик кирәкле авто. Тикшереп чыкканнан соң, Михаил Фадеев техника язгы ташуга әзер дигән нәтиҗә чыгарды.

Бер ай элек Инстаграммда Лаеш районының рәсми аккаунты теркәлгән иде. Анда район тормышының иң мөһим һәм кызыклы яңалыклары белән танышырга мөмкин. Бу вакыт эчендә язылучыларның саны күзгә күренеп үзгәреп барды. 22 мартта “Лаеш муниципаль районының Инстаграммдагы юбилей язылучысы” исемле ачык конкурс игълан ителгән иде


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

21 мартта Лаеш шәһәрендәге “Салават күпере” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы узды, анда актуаль сораулар күтәрелде. Чарада чыгыш ясадылар:

-сәламәтлек саклау өлкәсе белгече, балалар табибы Миләүшә Солтановна Хөсәенова “Туберкулез профилактикасы” темасы буенча;

 

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына Казандагы бизнес-класстагы Екатерина Салихованың «Art Inspires» матурлык студиясеннән чәчтарашлар килде. Екатерина Салихова чәчтарашлар арасында уздырылган дөнья чемпионатында бронза яулаган кеше. Аның белән бергә балалар янында останың даими клиентлары – Светлана һәм Сергей Кармазиннар да булды. Тәрбияләнүчеләр әлеге кирәкле һөнәр белән якыннанрак танышты һәм профессионаллар кулыннан чәчләрен кистертә алды.

 


22
март, 2016 ел
сишәмбе

27 мартта Лаеш районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым кертү һәм аның акчаларын куллану буенча референдум узачак. Һәр авыл җирлегендә бу көнне сату һәм концерт программасы оештырылачак. Участок комиссияләре иртәнге 7 дән эшли башлый. Хөрмәтле райондашлар! Сезне участок сайлау комиссияләрендә көтеп калабыз!

 

Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә якташыбыз Илсөяр Иксанованың иҗат кичәсе узды. Ул тумышы белән Лаеш районының Татар Саралысы авылыннан, 2011 елдан  ул ТР Мәдәният Министрлыгы каршындагы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә татар телендә "Түгәрәк уен"  исеме астындагы фольклор альманахын җитәкли.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә яшәүче 10 яшьлек Валерия Нохратскаяның иҗади таланты мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр арасында уздырылучы “Алтын йөрәк” исеме астындагы Бөтенроссия әдәби-иҗади конкурсында “Поэзия” номинациясендә югары бәяләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International