ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Татарстанда балалар бакчалары штат режимында 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә. 12 майдан аз комплектлы авыл уку йортлары укучылары 

Татарстан федераль бюджеттан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен өстәмә 152,9 млн. сум алачак. Мондый карар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде, дип хәбәр итә республика аграр ведомствоның матбугат хезмәте.

Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, аларның толлары, концлагерь тоткыннары, шулай ук Татарстаннан тыл хезмәтчәннәре 1,8 млрд.сум күләмендә акча алдылар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда урман янгыннары барлыкка килү куркынычы югары булу турында кисәтә. "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 7-13 май көннәрендә республиканың көнчыгыш районнарында урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә.

Татарстан укучылары 12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

"Министрлык ата – аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә мәгълүмат әзерләде", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

 

7 майда Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә термометр 12-14 градустан югарырак, көндез 22-24 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк.

 

Татарстан Республикасында акция старт алды, аның барышында «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары ветераннарга шалтырата һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. Моннан тыш, соңрак аларның һәркайсына барып, бүләк җыелмалары һәм Җиңү хатлары тапшыру планлаштырыла.

Татарстан халкын 9 майда узачак «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылырга чакыралар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу өчен балконга чыгарга яки ачык тәрәзәгә якын килергә һәм Владимир Харитоновның «Җиңү көне»дигән сүзләренә Давид Тухманов җырын җырларга кирәк.

Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International