ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәте йортында чикләү чараларын киметү буенча видеоконференцэлемтә режимында брифинг узды.

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларның бер өлеше 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм гражданнарга, ил икътисадына ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Владимир Путин эш көне булмаган көннәр режимының тәмамлануы турында игълан итте, бизнеска һәм балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары турында сөйләде.   

Атна уртасында Татарстан сизелерлек салкынаю көтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Чәршәмбе, 13 майда, республика территориясендә җылы көньяк-көнбатыш циклон булачак әле. Һава торышының тотрыксыз характерына ия булачак


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан акрынлап коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларыннан чыга башлый. 12 майдан республикада смс-хәбәрләр системасы һәм күчкәндә белешмәнең мәҗбүрилеге гамәлдән чыгарыла. Әмма өйдән чыкканда кешеләр битлек, ресиратор яки бәйләвеч кияргә тиеш. Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлекләрдән тыш, теләсә нинди перчаткалар киеп йөрү һәм дистанцияне үтәү мәҗбүри.

Иртәгә иртән машина йөртүчеләр һәм пассажирларның үз-үзләрен изоляцияләү режимының үтәлешен тикшереп тору өчен оештырылган Татарстан шәһәрләренә керү юлларындагы киртәләрне бетерәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

Татарстанда 12 майдан башлап ике юнәлеш буенча барлык милек рәвешләрендәге медицина оешмалары эшен башлап җибәрәчәкләр. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстанда 12 майдан муниципалитетлар арасындагы даими маршрутлар яңартыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Рейсларның ешлыгы һәм даими рәвештә башкарылуы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өчен, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, корректировкаланачак», — диелә хәбәрдә.


9
май, 2020 ел
шимбә

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш шәһәрендәге Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды .

Лаеш районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Лаеш районында Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле кырлардан кайтмаган туганнары турында якты истәлекне сакламаган бер генә йорт та юк.


8
май, 2020 ел
җомга

Татарстан синоптиклары 9 майда һава торышы начарлану турында кисәтте. Фаразлаулар буенча, республика территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. "9 майда 14 сәгатьтән яшенле һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә", — диелә хәбәрдә. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International