Гадәттәгечә, быел Лаеш районында Май чабу бәйрәме киң колач белән узачак. Район һәм Лаеш шәһәренең мәдәни-ял учреждениеләре тарафыннан оештырылган бәйрәмнәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак:
- Лаеш шәһәре, 2 нче мәктәп стадионы, 27 февраль, 29 февраль, 1 март, 11:00 сәгать.;
2020 елның 26 февралендә сәгатьтән 8 дән 16 га кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары» дигән мәсьәлә буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак.
Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, җир участогын рәсмиләштерү, авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре, районда мәдәният, спорт һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү буенча тәкъдимнәр каралды.
Бүген Лаеш муниципаль районы Советында район башлыгы урынбасары, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район уку йортлары директорлары, белгечләр катнашында киңәшмә үзды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Дәүләт Думасы ана капиталы программасын киңәйтүгә юнәлдерелгән төзәтмәләрне кабул итте.
Ана капиталы күләме арттырылачак. Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан туган яки уллыкка алынган булса - 466 617 сум, мондый гаиләдә икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга артачак һәм гомуми суммасы 616 617 сум тәшкил итәчәк.
Әгәр икенче бала яки аннан соңгы балалар 2020 елдан башлап туган икән — 616 617 сум.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
Конкурс 2020 елның 20 апреленә кадәр үткәреләчәк. Төп максаты-гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.
«Зур юлның Бөек башы» - шундый исем астында Үзәк балалар китапханәсенең уку залында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә – карау оештырылды.
Күргәзмәнең һәр бүлегендә республикабызның тарихи, мәдәни, рухи һәм әдәби мирасы турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителгән.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, запас солдатлары һәм Лаеш муниципаль районы халкы! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
23 февраль - буыннар бәйләнешен, туган җиргә фидакарь хезмәт күрсәтүне үз эченә ала.
27 февральдә 14.30 да Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбе базасында «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, хәрбиләрне, офицерларны, прапорщикларны, сержантларны, запас солдатларны һәм Лаеш муниципаль районы халкын район җитәкчесе Илдус Зарипов котлады.