Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм аның кунаклары рәсми төстә ачылган 30 пляжда курыкмыйча ял итә алалар. Аларда коткаручылар пунктлары һәм медпункт бар. Бу турыда Россия МЧСның ТР идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Бүген, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәме алдыннан, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Лаеш шәһәренең «Радуга» балалар бакчасында чара үткәрелде.
14 июльдә Лаеш районының Урта Девятово авылында 10 ынчы Чишмә бәйрәме булачак. Бәйрәм чаралары көн уртасында башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.
29 июньдә Лаеш техник-икътисад техникумы базасында мәгариф хезмәткәрләренең «Основные приоритеты государственной политики в сфере защиты прав детей, оставшихся без попечения родителей» темасына республика конференциясенең опека һәм попечительлек, социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең секция утырышы булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова @o.i.pavlova, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима @sulimalarisa, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина @guzeludachina, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм башкалар катнашты.
29 июньдә Лаеш шәһәрендә эш визиты белән ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәлия Сабурская булып китте. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Район Советының кече залында ул “Халык контроле” ДМС (ГИС) мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде, аннан соң гражданнар кабул итте.
29 июньдә семинарда катнашучылар, Татарстан Республикасы буенча опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда кунакта булдылар.
Кадерле дуслар! Сезне 30 июнь көнне бергәләп Яшьләр көнен билгеләп үтү өчен Лаеш шәһәренең “Кама диңгезе” пляжына чакырабыз.
2018 елның 29 июнендә 8 дән 14 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге кабул итүендә – Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
Лаеш районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасын үткәрү чорында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 28 июньдә 9 дан 22 сәгатькә кадәр Яр буе урамында (Ленин урамыннан Крупская, Габишев, Лебедева урамнары буйлап) автотранспорт хәрәкәте чикләнә.
Бүген Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә урнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә басуларында “Татарстанда кыр көннәре-2018” агротехник күргәзмәсе ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.