Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында электрон больничныйлар бирү буенча 4 урынны алып тора. Республикада барлыгы 90 меңнән артык бит бирелгән. ТР буенча лидер – Лаешның үзәк район хастаханәсе. 2018 елның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча монда 5330 больничный биргәннәр, аларның 3455е электрон битләр. Бу бирелгәннәрнең гомуми санының 65 %ын тәшкил итә. Төрле сәбәпләр белән электрон больничныйларның 7,8 %ы – 272 бит аннулировать ителгән. Ә 1955 ЭЛН инде түләнгән, бу 60 % тәшкил итә.
Атабай авылында мәдәният йортына капиталЬремонт ясау буенча төп эш тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм вак-төяк эчке бизәү эшләре бара. Клуб 1984 елда төзелгән, аның мәйданы 1400 кв.м. тәшкил итә.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
15 июльдә Лаеш шәһәренең яр буенда җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе - 2018” VI Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Анда җилкәнле спортның Бөтенроссия федерациясе президенты Владимир Силкин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры – ТРның җилкәнле спорт Федерациясенең попечительләр советы рәисе Альберт Кәримов, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, милли җилкәнле Лиганың гендиректоры Игорь Игнатов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Шунда ук яр буенда, спорт бәйрәме белән бергә, балык ашы фестивале дә узды. Җилкәнле регата ачылыр алдыннан кунаклар балык рәтләре буйлап үттеләр, чарада катнашучылар белән аралаштылар һәм балык ашыннан авыз иттеләр.
Лаеш шәһәренең Державин мәйданында «Державин укулары» Бөтенроссия шигърият фестивале булды, анда шигърият һәм әдәбият сөюче йөзләгән кеше җыелды. Алар арасында укытучылар һәм укучылар, пенсионерлар һәм балалар, районыбызда яшәүчеләр һәм Казаннан кунаклар бар иде. Шигърият бәйрәменә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Газинуров килде. Анда Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. Фестиваль бөек якташыбыз һәйкәленә веноклар салу белән башланды.
14 июль
Килү көне, теркәлү, үлчәү, ярышка керергә рөхсәт алу, шөгыльләнү;
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Вопросы соблюдения трудового законодательства. Итоги работы за 1 полугодие 2018 года» коллегиясе булды. Аның барышында “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә Бөтенроссия конкурсы призерларын хөрмәтләделәр.
14 июльдә «Державин укулары» Бөтенроссия шигърият фестивале булачак. Ул бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин тууның 275 еллыгына багышланган.
Габишево авылының мәдәни-спорт комплексы белгечләре узган ялларда чуаш мәдәниятенең «Уяв» Xll республика бәйрәмендә катнаштылар. Ул Нурлат шәһәрендә үтте. Якташларыбыз Лаеш районын берничә номинациядә тәкъдим иттеләр: «Вокаль ансамбльләр» - ансамбльләр - «Веснавея» халык ансамбле (җитәкчесе Макарова Е.А.), «Аерым җырлау» - Яковлева Мария (җитәкчесе Макарова Е.А.), «Декоратив-гамәли сәнгать» - «Умелые ручки» түгәрәге (җитәкчесе Нургалиева Г.А.). Алар барысы да актив катнашкан өчен дипломнар алды.
Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап оештырылган иде. Инде ярты гасыр бергә яшәүче гаилә парларын Державин мәйданындагы ротондка җыйдылар.