ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Ел саен, 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Бүген, 13 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Лаешның 2нче мәктәбе” МБОУ укучылары өчен «Н2О – Реки Татарстана» күргәзмәсе буйлап экскурсия үткәрелде. Балаларга табигать байлыклары белән сакчыл файдалану чаралары турында сөйләделәр, Лаеш ягының тыюлыклы урыннары турында  документаль фильм күрсәттеләр.

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хөзмәткәре Хәсәнова Гөлсинә үз карамагындагылар белән эштә иннавацион техналогияләр кулланудан туктамый.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бар җирдә сайлау алды чаралары бара, аларда без өйдән читтә була калсак, ничек тавыш бирә алуыбыз, Президент постына кемнәрнең үз кандидатураларын чыгаруын, аларның сайлау алды программаларын һәм башкалар турында мәгълүмат алабыз.

Кече Елга авыл мәдәният йортында премьера булды. Авылның халык театры тамашачы хөкеменә «Уч төбендә өч егет" спектаклен тәкъдим итте. Ул язучы Данил Салиховның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Премьераны карарга хатыны белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Язучылар берлеге рәисе, әсәр авторы Данил Салихов та килде. Шуны әйтергә кирәк, бу халык театрының репертуарында инде 34нче спектакль.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 6 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре “25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе” МБОУ укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы Геройларының батырлыгы һәм бүләкләре турында сөйләделәр. Балаларга солдатларның патриотик характердагы дулкынландыргыч фронт хатлары укылды. Алар Җиңүгә, киләчәккә ышаныч белән язылган.

“25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе” МБОУның кече яшьтәге мәктәп укучылары бүген искиткеч төрле, җавап табылмаган табигать дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Балалар экологлар ролендә чыгыш ясадылар, экологик табышмакларга җавап таптылар, табигать сакчылары кагыйдәләрен төзеделәр.

“Сәяхәт иткәндә” мәктәп укучылары искитәрлек нәрсәләрнең янәшәдә генә булуын, бары күрергә һәм ишетергә генә кирәклеген ишеттеләр һәм аңладылар.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

«Бизнес-онлайн» Интернет-газетасы 2018 елда район башлыклары рейтингын бастырды. Анда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ТР муниципаль берәмлекләренең 45 җитәкчесе арасында 6 урынны алды.

«И полнятся любовью женщин души…» - Үзәк китапханәдә «Мастерица» клубы әгъзалары һәм шәһәребез кешеләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап яз бәйрәме уздырылды.

“Тарихи хәтер” проекты кысаларында Сугышчан Дан музеенда “Язмыш юлыннан” чарасы, “Кызыклы кеше белән очрашу” циклыннан Лаеш шәһәрендә яшәүче Рожков Геннадий Алексеевич белән очрашу булды.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеш районында эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булып китте. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде һәм мәхәллә кешеләре белән аралашты. Аннан соң ул Столбище авылында Гурий, Герман һәм Казан Варфоносие чтркәвендә гыйбадәткә җитәкчелек итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International