28 ноябрьдә район мәдәният йортында КВН уеннары республика чемпионатының район этабы булды. Анда Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе, 2нче мәктәбе һәм техник-икътисад техникумы командалары катнашты. Моның алдыннан ике көн дәвамында аларга Рөстәм Гәрәәев юмор буенча осталык сәгатьләре бирде.
2017 елның 5 декабрендә 10 сәгатьтә «Казанская Ривьера» комплексында оешмалар һәм ЕНВД түләү сыйфатында махсус салым режимнары кулланучы шәхси эшмәкәрләр һәм салым салуның патентлы системасынкулланучы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан контроль-касса аппаратларыннан файдалануга багышланган конференция үткәреләчәк.
Сочида балалар иҗатының «Кинотаврик 17» XVII Халыкара фестивале тәмамланды
Бүген Лаеш шәһәре тарихы белән танышу өчен Биектау районыннан балалар һәм Аталар Советы рәисе Олег Викторович Крымкин килде.
“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча хезмәткәрләре Ольга Вафина һәм Дмитрий Ерашов Казан шәһәрендә узган «Организация диагностической и консультационной социально-психологической помощи несовершеннолетним по укреплению социально-полезных связей с семьей: многообразие подходов» өйрәтү семинарында катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий шәхсән гражданнар кабул итте. Кабул итүдә социаль һәм торак белән тәэмин итү, белем бирү һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтү гадәткә керде. 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Свет материнской любви!" әдәби уенын үткәрде.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.
Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
Бүген “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее” МБУКта Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Урман серләре” дигән чара үткәрелде.
24 ноябрьдә Сокуры авылы китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән бергә «Прекрасен мир любовью материнской» ял кичәсе булды. Кичәне Сокуры авыл җирлеге ветераннар советы рәисе А.Е.Колесникова ачты.