“Голос профсоюза” район конкурсында катнашкан Ташкирмән мәктәбенең физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович “Иҗади эшләр” номинациясендә 1 урын алды.
24 ноябрьдә Лаешның район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук иң яхшыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур концерт белән дәвам итте, аны Лаеш районы артистлары әзерләде.
Бүген Лаешның интернат мәктәбендә 5 төркем тәрбияләнүчеләре тарафыннан (тәрбиячеләр М.А.Антонова һәм Н.Н.Миндубаева) оештырылган “Әни – дөньяда иң яхшы сүз” дигән чара булды.
Бүген Казан шәһәренең “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында православие җәмәгатьчелегенең III форумы үтте.
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен шундый исемдәге танып белү квесты үткәрелде.
Лаеш шәһәренең мәгариф үзәгендә партия бүлеге секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлегенең XXVII конференциясе узды. Көн тәртибендә 5 төп мәсьәлә бар иде. Районда партиянең «Историческая память» федераль проектын гамәлгә ашыру турында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина сөйләде.
Хәзерге дөнья, цивилизацияле җәмгыять, кешелек тәҗрибәсе салымнардан кала дәүләт тарафыннан акча җыюның нәтиҗәле ысулын белми. Теләсә кайсы дәүләттә салымнар дәүләт бюджетының зур өлешен тәшкил итә.
Бүген “Алтын көз” социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шундый исем астында чара уздырдылар.
Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә логопедларның һәрбер шәхси һәм төркемле дәресләре мавыктыргыч әкияти сюжеттан башка үтми.
22 ноябрьдә “Китап сандыгы” түгәрәге әгъзалары Габишево авылы китапханәсенә чираттагы чарага җыелдылар.