Лаеш районында “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы. Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды.
17 апрель “Ветераннар янәшәдә яши” девизы астында үтә. Кешенең иң төп сыйфаты – башкалар өчен дә кайгыра, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм кулы суза белү. Бу көнне Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз кайгыртуларындагы кешеләргә торак биналарын һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештырырга булышып нәкъ шундый кайгырту күрсәттеләр.
Игелекле эшләр эшләп социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагы кешеләрнең тормышын җиңелрәк һәм шатлыклырак итәләр.
Ташкирмән мәктәбе педагог-китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна «Листая страницы истории Лаишевского края» район конкурсында район укытучылары арасында “Әдәби иҗат “Тылсымлы каләм”. Шигърият” номинациясендә (татар телендә) 3 урын алды. Котлыйбыз!
Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру кысаларында Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының танылган язучылары: Фоат Галимуллин – әдәбият белгече, филолог һәм тәнкыйтьче; Ольга Левадная – шагыйрә, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, ТРның Г.Р.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты; Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы,
2017 елның 12 апреленнән башлап расланган график кысаларында составында дүрт кеше булган эксперт төркеменең бергәләп урыннарга барулары башланды. Төркем составында Зәйнуллина Г.А. – ЮХИ ДБУның әйдәүче белгече, Газизуллин М.И. – юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча инспектор, мәгариф идарәсе методистлары Шакирҗанов З.Г. һәм Фәтхуллина Н.Н. Урынга баруның максаты – Лаеш районының белем бирү учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүләре буенча профилактика эшен тикшерү.
13 апрельдә район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм Лаеш районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Марий Эл Республикасы Волжск районы«Эмеково» ЧҖҖ хуҗалыгына барды. Визит барышында җитәкчеләр терлекчелекнең сөтчелек тармагын нәтиҗәле алып бару, терлекләрне асрау һәм ашату технологияләре, продуктның үзкыйммәтен киметү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Район Советының зур залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Россия Федерациясенең "Обеспечение доступным и комфортным жильем и коммунальными услугами граждан Российской Федерации" Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча комиссиянең уртак күчмә утырышы кысаларында түбәндәге темаларга “түгәрәк өстәл” үтте:
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе тарафыннан оештырылган, Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Листая страницы истории Лаишевского края" конкурсында катнашкан район мәктәпләре китапханәләре китапханәчеләрен, укытучыларын һәм укучыларын бүләкләү булды. Конкурста катнашучыларга музей буйлап экскурсия оештырылды, аларны музей фондларында сакланучы раритет басмалар белән таныштырдылар. Чара азагында Лаешның 2нче мәктәбе укучылары үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Лаешның 2нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында ачык дәрес үткәрде. Сыйныф җитәкчеләре Татьяна Викторовна Нохратская белән бергә укучылар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Дәрес барышында укучылар гаилә һәм балаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Ә ахырда укучыларга үзләренең туу турындагы язмалары белән танышу мөмкинлеге бирелде.
2017 елның 10 апрелендә ЗАГС бүлегендә көннең беренче яртысында 5 яңа туган бала теркәлгән. Аларның икесе малайлар – Рафаэль, Матвей һәм 3 кыз – Дина, Изабелла, Әминә. ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле әти-әниләргә балалары туу турында таныклык тапшырдылар һәм гаилә бәхете, иминлек, йортларына игелек теләделәр.
11 апрельдә Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары арасында «Знатоки природы» турниры үткәрелде. Әлеге чараның максаты: җанлы һәм җансыз табигать турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү, табигатькә мәхәббәт уяту, экологик культура тәрбияләү, интерактив характер бирү исәбенә укыту процессын оптимальләштерү.