Лаешта район мәдәният йортында Призывник көне булды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Хәзерге вакытта 2016 елның язында һәм көзендә чакырылган 85 егет көнбатыш чиктән алып Ерак Көнчыгышка кадәр Кораллы көчләрнең барлык төр частьләрендә, милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтендә хезмәт итә. Аларның кайберләре армияне үзенең һөнәре нигезе буларак сайлый.
Комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, игенчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы Виталий Новичков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин бар иде.
Балалар туган авыллары белән танышуны дәвам иттеләр – авылда китапханә барлыгын белделәр, аннан укыр өчен китапларны өйгә алырга була; анда китапханәче эшли, ул укучыларны китапханәгә яза, аларга уку өчен китаплар сайларга булыша. Экскурсиянең максаты 31 мартта 135 яшь тулучы Корней Чуковский иҗаты турында белемнәрне ныгыту иде. Ул илебезнең иң яраткан балалар язучыларының берсе. Китапханәче кечкенә укучыларга Корней бабайның авыр балачагы, аның биографиясенең кызыклы очраклары турында, беренче “Крокодил” әкияте язылу тарихы турында сөйләде. Балалар Чуковскийның герое крокодил булган барлык әкиятләрен искә төшерделәр. Алар «Федорино горе» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Татарстан Республикасының авыл районнары арасында рус шашкасы буенча ярышлар кысасында шимбә көнне, 1 апрельдә Лаеш шәһәренең “Кама” спорт комплексы базасында районның авыл җирлекләре, Лаеш шәһәренең оешмалары һәм предприятиеләре арасында район беренчелеге үткәреләчәк. Команда составында ике кеше (2001 елгыдан яшь булмаган 1 ир кеше, 1 хатын-кыз). Чара 10 да башлана. Барыгызны да катнашырга чакырабыз!
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәктә Татарстан Республикасының территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм муниципаль район, шәһәр округларында сайлау процессы өчен җаваплылар белән «Выборы в единый день голосования 18 сентября 2016 года: итоги, проблемы. Задачи и пути совершенствования деятельности избирательных комиссий при проведении выборов Президента Российской Федерации в 2018 году» темасына ТР үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Экзам Гобәйдуллин рәислегендә киңәшмә үтте. Чарада Лаеш районыннан делегация катнашты: башлык – район Советы рәисе урынбасары Татьяна Борһанова, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина һәм ТСК әгъзасы Рунар Хамаев.