Экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында туган авыл табигатен саклау максатыннан Урта Девятово мәктәбе укучылары социаль хезмәткәр Надежда Артемьева белән бергә Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт күрсәтә торган Бөек Ватан сугышында катнашкан Прасковья Федоровна Наумованың өенә бардылар.
Кунакта экология дәресендә укучылар авылның экологик проблемалары, Чишмәне яңарту турында фикер алыштылар, туган як табигатен торгызу турында уйлары белән уртаклаштылар.
5 апрельдә Габишевоның “Одуванчик” балалар бакчасы базасында«Современные подходы к организации образовательного процесса к контексте ФГОС» темасына азкомплектлы мәктәпкәчә белем бирү учрежениеләре тәрбиячеләренең методик берләшмәсе булды. Семинарда өлкән балалар белән “Сказка в сказке” УМК буенча интеграцияләнгән дәрес карадылар. Габишево балалар бакчасы педагоглары эксперименталь эшчәнлек буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар эше уңышлы үтте, тәрбиячеләр педагогик осталык сенләре белән бүлештеләр.
Хуҗалыклар җитәкчеләре яз алдан килер дип фаразлаганнар һәм шуңа күрә техниканы әзерләүгә дә узган елга караганда күпкә алданрак керешкәннәр.
Лаеш муниципаль районының булачак фермерлары видеоконференция режимында республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча дистанцион уку үттеләр. «Поддержка начинающих фермеров», «Развитие семейных животноводческих ферм на базе КФХ» һәм «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации» программалары буенча конкурс сайлап алу үткәрү кагыйдәләре аңлатылды.
Узган шимбәдә, 2017 елда Россиядә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән экология елына багышланган чаралар кысасында, Лаешның тернәкләндерү үзәге педагоглары “Кошлар бәйрәме” интеграцияләнгән дәресе үткәрделәр.
Лаеш шәһәренең мәдәният йортында «Жаворонок» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үтте. Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Безнең шәһәргә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә талантлар җыелды. Теләге булганнар өчен мәдәният йорты фойесында кул эшләре эшләнмәләре экспозициясе күргәзмәсе оештырылган иде.
30 марттан 1 апрельгә кадәр Аксубай район үзәгендә 2004-2005 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы кубогына мини-футбол буенча ярышлар үтте.
3 апрельдә Габишево поселогы халкы 15 гаиләгә артты: ятим һәм ата-аналар кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар Северный микрорайонында төзелгән 56 һәм 60 квартирлы ике торак йорттагы яңа квартирлардан ачкычлар алдылар. Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа квартирларга күчүчеләрне тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм тантаналы төстә аларга квартир ачкычлары тапшырды.
2017 елның 6 апрелендә 10 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Михаил Федорович Сыровацкий гражданнар кабул итәчәк. Алдан язылу 8 (843) 78 2- 48-14 телефоны аша.
3 апрельдә Столбищеның "Сказка" балалар бакчасына педагогик тәҗрибә уртаклашу максаты белән Санкт-Петербург шәһәренең Фрунзе районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм методистлары делегациясе килде. Кунаклар игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге баланы төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән белем бирү эшчәнлеге фрагментлары тәкъдим ителде.