ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Мәктәп укучылары каникул көннәрендә интерактив биремнәр үтиләр. Алар гадәти дәреслек белән берлектә яхшы нәтиҗәләр бирәләр, дәрестә укытуны индивидуальләштерү дәрәҗәсен күтәрәләр һәм укучыларга белем алуга стимул бирәләр. Биремнәр игътибарны, логиканы, киңлектә күзаллауны яхшырта, гадәти кысалардан киңрәк фикер йөртергә өйрәтә.

Ташкирмән мәктәбендә мәктәпне тәмамлаганнар һәм 9 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча дусларча очрашу булды. Укучыларның җитәкчесе – физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Һиндстаннан инвестор Амрендра Кумар белән очрашты. Ул аңа үзенең инвестация проекты өчен Лаеш районы территориясен карарга тәкъдим итте. Михаил Афанасьев район хакимиятенең бар яктан ярдәм күрсәтергә әзерлегенә ышандырды һәм Һиндстаннан эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекнең перспективалы булуын билгеләде.

23 мартта район башлыгы Михаил Афанасьев Ростов өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты. Яклар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кунаклар аграр хуҗалыкның эш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы – район Советы рәисе Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова катнашында Лаеш район Советының XVI сессиясе дәвамы булды. Хокукый мәгълүматны урнаштыру турында беренче мәсьәлә белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Илсөяр Самерханова чыгыш ясады. Шулай ук сессиядә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина вакытыннан алдан үз вәкаләтләрен тапшырды.

Державино авылы китапханәсе китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә беренче язгы бәйрәмне – Нәүрүз бәйрәмен үткәрде. Авыл кешеләре өчен әкият геройлары катнашында күңел ачу программасы әзерләгәннәр һәм ботка белән сыйладылар.

Комлы Ковали авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы атаклы балалар язучысы һәм шагыйре Корней Чуковскийның тууына 135 ел тулуга багышланган викторина белән ачылды. Балалар өй эше алдылар: К.Чуковскийның әкиятләрен укып чыгарга. Шуңа күрә беренче урын өчен көрәш көчле булды. Ике команда да викторинаның “Путешествие доброго доктора”, “История одной мухи”, “У кого зазвонил телефон?” станцияләрен үттеләр һәм бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

“Живая классика” шигырь укучыларның Бөтенроссия конкурсының район этабында катнашкан Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Казанбаева Ксенияне котлыйбыз. Ксения әләге конкурсның лауреаты булды. Афәрин!


21
март, 2017 ел
сишәмбе

20 мартта Урта Девятово авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы кысаларында яшь китап укучылар өчен “Язгы карусель” әдәби-уен программасы үткәрелде. Балалар атналыкны бәйрәм итү тарихы белән таныштылар, аннан соң китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

Шулай туры килде, бу айда тернәкләндерү курсы узучы тәрбияләнүче Валерий Н.ның туган көне нәкъ бүген. Учреждение хезмәткәрләре аның өчен бүләк тапшыру белән бергә бәйрәмчә-котлау программасы әзерләп кенә калмадылар, ә балаларга якын кешеңә бүләкне ничек дөрес сайларга һәм ничек итеп бүләк итәргә, ничек итеп бәйрәм кәефе булдырырга һәм хәтта бәйрәмгә өстәлне ничек бизәргә икәнлеге турында да сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International