ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Комлы Ковали мәктәбе командасы мини-футбол буенча район беренчелегендә киеренке көрәштә призлы өченче урынны алды. Без футболчыларыбызны котлыйбыз!

Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары өчен Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм Россиядә Экология елы уңаеннан экология сәгате шундый исем астында узды. Студентларга тулаем әйләнә-тирә мохитне саклау турында, шулай ук Лаеш районында экологик хәл турында сөйләделәр. Безнең якның матур урыннары – елгалар һәм күлләр, файдалы казылмалар, Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән җәнлекләр һәм кошлар турында мәгълүмат бирелде.

2017 елның 30 мартында 10 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Ирек Борисович Богуславский гражданнар кабул итә. Алдан язылу 8 (843) 78 2-48-14 телефоны аша.

Балалар йорты педагоглары кече яшьтән балаларны халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыралар, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шуның белән Татарстанга, милли традицияләргә һәм йолаларга мәхәббәт уяталар.

24 мартта Лаешта район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Лаеш районы мәдәният хезмәткәрләре адресына котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов мөрәҗәгать итте. Ул безнең районда әлеге өлкәдә 293 кеше хезмәт куюын, аларның 10ы “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен йөртүен билгеләде. “Без Россия һәм республика дәрәҗәсендә масштаблы чаралар үткәрәбез, монда безгә мәдәният бүлеге һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бик зур ярдәм итә.

Ташкирмән мәктәбе музее яңа экспонатлар белән тулыланды. 6-7 сыйныф кызлары аларны тәртипкә китерәләр. Афәрин!

24 мартта мәктәп музеенда теләге булганнар өчен экскурсия үтте.

Район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Киңәшмә алдыннан район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Наталья Голубеваны туган көне белән котлау, шулай ук яңа җитәкчеләрне тәкъдим итү булды: башлык урынбасары – район Советы рәисе урынбасары Татьяна Борһанованы, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллинны, Лаешның III-IV төр махсус коррекцияле интернат мәктәбе директоры Венера Дәүлиеваны.


24
март, 2017 ел
җомга

Бердәмроссиялеләрнең Татарстан төбәк башкарма комитеты һәм “Вверх” порталы РФ Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарны онлайн-кабул итүе сериясен дәвам итәләр. Дүшәмбе, 27 мартта 13 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров онлайн-кабул итү үткәрә.

Аңа сорауларны онлайн-режимда да бирергә була. Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 27 мартта 13 сәгатьтән башлап “Вверх” порталында (vverh-tatarstan.ru) “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ЛТЭТ студентларыннан торган “Дорогою добра” волонтерлык отряды белән бергә 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Без сәламәт тормыш рәвеше яклы” акциясе үткәрелде.

Республика семинарында ЛФК инструктор-методисты Дмитрий Белоусов “Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны тернәкләндерүдә Гросс, “Имитрон” җайланмаларын, РАЙДЕР тренажерын куллану” осталык сәгате күрсәтте. Әлеге чыгыш инвалид балаларны социаль тернәкләндерү белән шөгыльләнүче белгечләрнең югары бәясен алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International