ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе гариза бирүчеләргә ял һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү графигы турында хәбәр итә:

7 март – 10нан 19 сәгатькә кадәр Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә; 8дән 18 сәгатькә кадәр башка барлык шәһәрләрдә һәм районнарда;

8 март -  бәйрәм көне (эш көне түгел).

Башка көннәрдә документлар кабул итү гадәти режимда башкарыла.

2017 елның 3-5 мартында Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге 2005-2006 елгы кызлар һәм малайлар арасында дзюдо (ката-төркем) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

Лаеш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчеләре тагын призерлар өчлегенә керделәр һәм тренерларын шатландырдылар.

Үзәк китапханәдә “Огонёк” клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ял кичәсе шундый исем астында үтте. Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Тик табигатьтән дә алданрак, иң җылы һәм ихлас бәйрәмне – 8 мартны көтүчеләрнең йөрәкләре наз һәм рәхмәт белән тула.

Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу ветераннар советы рәисе В.Н.Хазова белән бергәләп Рождественода яшәүче тыл хезмәтчәне Тумаева Александра Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк һәм башка бүләкләр тапшырдылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Державино авылы китапханәсендә “Шигъриятнең сихри юллары” әдәбият-шигърият кичәсе булды. Очрашуга җирле шагыйрәләр: Роза Габдулла кызы Хәсәнова, Илсөяр Илгизәр кызы Шаһиева чакырылган иде. Алар үзләре турында сөйләделәр, үз шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева, ветераннар советы рәисе Р.С.Бикмуллина һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре чакырылган. Әлеге чара чәй өстәле артында һәм җылы атмосферада үтте.

9 сыйныф укучылары өчен тест биреп карау “А.П.Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУ базасында үтте.

Әлеге тема ел дәвамында актуаль. Шуңа бәйле төстә, су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Аның барышында су объектларында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы турында сөйләштеләр.

Кадерле дуслар! 7 мартта Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында “Белорусские песняры” ВИАның ретро-концерты була. Сезне шулай ук җырчы Нюта һәм атаклы проектлар авторы – җырчы Денис Родной чыгышлары көтә. Концерт 19 сәгатьтә башлана. Билет бәясе – 300-400 сум. Белешмәләр өчен телефон: 89168205353.


3
март, 2017 ел
җомга

Тиздән халыкара хатын-кызлар көне. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда әлеге датага - 8 мартка багышланган интерактив чара үткәрелде.19 гасыр уртасы – 20 гасыр башына караган хатын-кызлар аксессуарлары, шәлләр һәм яулыклар тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар үз иҗатлары белән бик теләп уртаклаштылар: үзләре иҗат иткән шигырьләр, мәсәлләр һәм җырлар яңгырады.

Бүген 9 сыйныф укучылары икенче тапкыр ТДИ тапшыру буенча үз көчләрен сынап карыйлар. А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбе аудиторияләре рус теленнән ТДИ тапшырып карау өчен әзер. Район мәктәпләренең барлык тугызынчы сыйныф укучылары имтихан үткәрү пунктына килделәр. Рус теленнән ТДИ тапшырып карау 12 сәгатьтә башланды һәм 3 сәгать 55 минут дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International