Һәркем начар гадәтләрнең күп кенә авырулар сәбәбе булуын аңларга тиеш. Алар эшкә сәләтлелекне киметәләр, гомер озынлыгын кыскарталар, булачак балалар сәламәтлегендә негатив төстә чагылалар, физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгаралар. Никотиннан яки алкогольдән тыелып торганда нидер җитмәгән кебек хис туа.
Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре түбәдән кар һәм боз төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үзләре хезмәт күрсәтүче гражданнар белән түбәдән кар төшкәндә иминлек чаралары турында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.
Комлы Ковали мәктәбендә ГТО нормативларын тапшыру буенча муниципаль этап үтте. Иң көчлеләр һәм җитезләр мәктәп данын районның ГТО фестивалендә яклаячак.
Бу көнне Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм Николаев Владимир Вячеславович балалар бакчасына кунакка килде. Алар тамашачылар гына түгел, ә балаларны юлда үзеңне имин тотарга өйрәтү буенча чаралар катнашучылары да булды.
23 февральдә Лаешның “Радуга” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, әтиләр!” спорт бәйрәме үткәрелде. Чара күңелле һәм дустанә булды. Әтиләр актив иделәр, үзләрен төрле яктан үскән итеп күрсәттеләр: алар мавыгучан, биремнәргә иҗади якын килделәр һәм бик канәгать калдылар.
20 февральдә район Советының зур залында районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медсоветы булды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова катнашты.
2017 елның 22 февралендә Пенсия фондының район идарәсе Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Кайнар линия” үткәрә. Сәгать 9 дан 11 гә кадәр 2-45-26 номерына шалтырата аласыз.