ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бер ай элек Инстаграммда Лаеш районының рәсми аккаунты теркәлгән иде. Анда район тормышының иң мөһим һәм кызыклы яңалыклары белән танышырга мөмкин. Бу вакыт эчендә язылучыларның саны күзгә күренеп үзгәреп барды. 22 мартта “Лаеш муниципаль районының Инстаграммдагы юбилей язылучысы” исемле ачык конкурс игълан ителгән иде


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

21 мартта Лаеш шәһәрендәге “Салават күпере” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы узды, анда актуаль сораулар күтәрелде. Чарада чыгыш ясадылар:

-сәламәтлек саклау өлкәсе белгече, балалар табибы Миләүшә Солтановна Хөсәенова “Туберкулез профилактикасы” темасы буенча;

 

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына Казандагы бизнес-класстагы Екатерина Салихованың «Art Inspires» матурлык студиясеннән чәчтарашлар килде. Екатерина Салихова чәчтарашлар арасында уздырылган дөнья чемпионатында бронза яулаган кеше. Аның белән бергә балалар янында останың даими клиентлары – Светлана һәм Сергей Кармазиннар да булды. Тәрбияләнүчеләр әлеге кирәкле һөнәр белән якыннанрак танышты һәм профессионаллар кулыннан чәчләрен кистертә алды.

 


22
март, 2016 ел
сишәмбе

27 мартта Лаеш районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым кертү һәм аның акчаларын куллану буенча референдум узачак. Һәр авыл җирлегендә бу көнне сату һәм концерт программасы оештырылачак. Участок комиссияләре иртәнге 7 дән эшли башлый. Хөрмәтле райондашлар! Сезне участок сайлау комиссияләрендә көтеп калабыз!

 

Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә якташыбыз Илсөяр Иксанованың иҗат кичәсе узды. Ул тумышы белән Лаеш районының Татар Саралысы авылыннан, 2011 елдан  ул ТР Мәдәният Министрлыгы каршындагы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә татар телендә "Түгәрәк уен"  исеме астындагы фольклор альманахын җитәкли.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә яшәүче 10 яшьлек Валерия Нохратскаяның иҗади таланты мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр арасында уздырылучы “Алтын йөрәк” исеме астындагы Бөтенроссия әдәби-иҗади конкурсында “Поэзия” номинациясендә югары бәяләнде. 

Лаеш реабилитация үзәгендәге мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “бөтендөнья урман көне” исеме астындагы чара узды. Алар өчен “Урман – безнең байлыгыбыз” дигән рәсемнәр конкурсы оештырылды, анда балалар табигатькә карата күркәм мөнәсәбтләрен, әйләнә-тирәгә карата мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Аннан соң каенлыкка экскурсиягә бардылар, ә иң кечкенәләр өчен “Урманны саклагыз!” дигән әңгәмә булды. Мондый дәресләр үсеп килүче буынның экологик һәм мәдәни агартуына сәбәпче була.

 

17-18 март көннәрендә Казанда II Халыкара “Көнчыгыш әкияте” фестиваль-конкурсы узды. Конкурс бер сулышта бик матур булды, анда төрле шәһәр һәм илләрдән катнаштылар. Олы Кабан урта белем бирү мәктәбе базасындагы Лаеш балалар иҗаты мәктәбендә И.Х.Сузарева мөгаллиме кулы астында шөгыльләнүче укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр.

3 сыйныф укучысы Полина Галкина "эстрада вокалы" номинациясендә 3 дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды;

1 сыйныф укучысы Богдан Дмитриев ученик 1 класса"эстрада вокалы" номинациясендә 2 дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды;

5 яшьлек Регина Сухарева 1 дәрәҗәдәге дипломант исемен алып, дебют ясады.

Балаларга истәлекле кубоклар да тапшырылды.

Пәрәү Мәдәният йорты каршында эшләп килуче " Умырзая" балалар театр коллективы Туфан Миннуллин исемендәге укучыларның өченче конференциясендә 
"Театр яктылыкка , нурга илтә! " Драматургия номинациясендә "Ангыра сарык жүләре" пьесасы белән чыгыш ясап 3 дәрәжә Лауреат исеменә лаек булдылар.

 

19 март көнендә Егорьево авыл җирлегендәге Кызыл Ил авылында яшәүче Гыйззатуллина Рәйсә Исрафил кызының 90 яшьлек юбилее булды. Аны котларга дип авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Данилова, Каеп клубы директоры Ирина Сангинова, китапханәче Дамира Сагдиева килгән. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырылды, шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан кыйммәтле бүләкләр бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International