Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 21 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Бер - тылсымлы таякны селкү белән Виктор Арефьев җитәкчелегендә “Инженерлык технологияләре“ РСК ЧҖҖ хезмәт күрсәткән челтәрләрдә аварияләр туктасын, ике-коммуналь хезмәтләргә тарифлар кимесен иде (бар республикага бердәнбер үрнәк). Ә өчкә – иске суэтем башня сәнгать үрнәгенә әйләнсен, чөнки предприятие энтузиастлары аны сигезаяклар, суүсемнәр, мидузалар һәм алтын балыклары булган диңгез төбенә охшатып бизәгәннәр.
Сокуры мәктәбе базасында Саха Республикасы (Якутия) педагоглары катнашында Бөтенроссия семинары үтте.
Ел саен безнең танылган якташыбыз, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче һәм фәлсәфәче Гавриил Романович Державин хөрмәтенә республика әдәби премиясе биреләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов премия булдыру турында указ бирде. Премия күләме -200 мең сум. Ул ике лауреатка биреләчәк-әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендә. Сүз уңаеннан, Державин исемендәге Бөтенроссия премиясе дә бар, ул ел саен Лаешта үтә торган Державин укуларында шагыйрьләргә һәм әдәбият белгечләренә бирелә.
Православие дине тотучыларның уразага керү алдыннан була торган май чабу атнасын район халкы җыр , бию һәм такмаклар белән каршылады.
Үзенең кабатланмас иҗаты белән ул районыбызны бар республикага, илгә һәм дөньяга танытты. Шунысын әйтергә кирәк, Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туып-үскән Шамил Галиев легендар “Дю Солей” циркында чыгышлар ясады. Гомеренең 20 елын артист сәхнәгә биргән һәм иҗат юбилеен якташлары белән бергә уздырды.
Лаешта яшәүче Ч.ларның яшь гаиләсе өчен Халыкара хатын - кызлар көне өчләтә бәйрәм.
Аларның беренче балалары - кызлары Софья нәкъ 8 Мартта дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлегендә ул юбилей номеры - 50 нче булып теркәлгән. Бүлек начальнигы Мария Бурцева яшь әтигә беренче баласына йомшак уенчык бүләк итте. Бәхетле әни бала тудыру йортында.
19 март көнне газета редакциясе шахмат буенча “Камская новь“ –“Кама ягы“ кубогына команда-шәхси турнирда катнашырга чакыра.
Үткәрү урыны – “Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы. Катнашучыларны теркәү 9.30да ярышларга өч кешедән торган командалар кертелә. Турнир турында нигезләмә “КН“ газетасы сайтының “Белдерүләр“ бүлегенә урнаштырылган.
14 еннән 25 мартка кадәр Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә, аның максаты – наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү.
Наркотиклы матдәләр ясау, сату яки наркопритоннар урыны турында 8 (843)273-43-45 (ышаныч телефоны) яки 8 (84378)2-55-41 (ЭЭМ Лаеш районы бүлеге дежур часте) телефоннары аша хәбәр итәргә була.
Бәлки, сезнең шалтырату кемнеңдер гомерен коткарыр.
Сокуры авылындагы урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Саха (Якутия) Республикасы педагоглары катнашында Бөтенроссия семинары узды. Укытучылар “Мәгарифнең сыйфатын арттыру ысулы буларак укыту процессында кооператив укытуның мәгариф структураларын куллану” темасы хакында сөйләштеләр. Семинар кысаларында катнашучылар мәгариф структураларын һәм уйлау алымнарын кулланылышлы ачык дәресләрдә булдылар.