ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Башкарма комитет бүлекләре һәм көнкүреш хезмәтләр җитәкчеләре белән “пәнҗешәмбе” киңәшмәсе узды. Анда катнашучылар үз җаваплылыкларына караган эшчәнлекләре хакында доклад бирде, планлаштырылган эшләре белән таныштырды һәм район җитәкчелеге дәрәҗәсендәге темаларны күтәрделәр.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

1994 елдан алып, һәр ел саен Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне билгеләп үтелә. Традицияләргә таянып, ел саен кулланучылар оешмаларының Халыкара федерациясе әлеге көннең тематикасын ачыклый. 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне “Менюдан антибиотикларны алырга!” дигән девиз астында узачак. Шулай итеп, быел ит продукциясен җитештергәндә һәм сатканда кулланучылар хокукын яклауга игътибар юнәлтеләчәк.

14 нән алып 25 мартка кадәр республикада яшәүчеләр Татарстан наркоконтроле идарәсенең “ышаныч телефонына” шалтыратып, наркотикларның таратылуы хакында әйтә ала. Шулай ук, акция кысаларында, гражданнарның наркотик кулланучыларны дәвалау һәм реабилитацияләү турында консультация дә алу мөмкинлеге бар. Ел саен уздырыла торган әлеге бөтенроссия акциясе ике этапта уза. Аның ярдәмендә кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз рәвештә әйләнешенә юнәлтергә тырышалар. 1 этап барышында 25 маркта кадәр барлык сораулар һәм хәбәрләр көн саен тәүлек буена Казандагы (843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша, шулай ук Татарстан наркоконтроленең районара бүлекләрендә, мәсәлән Бөгелмәдә (85594) 4-22-50 телефоны аша кабул ителәчәк.  Хәбәрләрне Татарстан республикасының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча федераль хезмәтенең Интернет-кабул итү сәхифәсендә дә калдырырга була: http://ufskn.tatar.ru.

13 мартта Балтачта карате Кекусинкай буенча Татарстан беренчелеге булып узган иде, анда Лаеш районы командасы катнашты. Команданы Комлы Кавәл авылында урнашкан “Дружба” спорт үзәгендә шөгыльләнүче Арсений Гыйниятуллин һәм Оәзил Хәйруллин тәкъдир итте


11
март, 2016 ел
җомга

 

Лаешта кышны озату чарасы узды


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 мартта Казандагы “Әкият” балалар үзәгендә узган Бөтенроссия вокал-хор һәм фортепиано музыкасы конкөрс-фестивалендә Лаешның “Балалар иҗат мәктәбе” укучысы Зәлия Фәттәхова I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Азалия Гыйниятова исә шул ук конкурста III дәрәҗәдәге лауреат исеме алды. Аларның укытучылары – Фатыхова Роза Сәүбәновна

7 март көнне Кече-Елга мәдәният йорты тамашачылар белән тулы иде, чөнки күптән көтелгән спектакльнең премьерасы булды. Халык театры артистлары Фәнис Яруллинның "Әнә килә автомобиль" спектаклен сәхнәләштерде.Районнан  килгән кунаклар да яшь артистларыбызның спектакльдә уйнауларын бик җылы бәяләде. Спектакль бик кунелле булды,тамашачылар зур рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә Лаешның балалар тудыру йортында Софья дөньяга килде. Тантаналы рәвештә районның Граңданлык актларын теркәү бүлеге 50 нче баланың тууын теркәде һәм кызчыкның әтисе Александр Чуркинга таныклык һәм йомшак уенчык кебек истәлекле бүләк тапшырды.

 

"Бер  күрешү - үзе бер гомер" "Йолдыз" берлэшмэсендә терлекчелектә эшләп чыккан һәм хәзергесе вакытта эшләүче хатын-кызларыбыз белән очрашу кичәбез күңелле, истә калырлык итеп сизелми дә узып китте


4
март, 2016 ел
җомга

Безнең районда Кукмара районыннан 50 кешелек делегация булып китте. Кунакларның күп өлеше авыл башлыклары иде. Аларның төп максаты – тәҗрибә туплау. Делегатлар Лаеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International