28 февральдә Каеп клубында район мәдәният йорты коллективы катнашында “Без балалар өчен” дигән хәйрия концерты узды
Балалар арасында физик культура һәм спортны популярлаштыру максатыннан 26-27 февраль көннәрендә Минзәләдәге коррекцияле интернат мәктәптә җирлегендә урнашкан “Полянка” шәһәр яны-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстандагы балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча V республикакүләм шәхси-командалы беренчелек узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан шахмат һәм шашка уеннары яратучылар шахмат тактасында көрәш уздырдылар.
Район игенчеләренә киләсе язда безнең җирлек өчен яңа булган кайбер авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча тәҗрибә җыярга кирәк булачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтүче “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсы йомгаклары буенча, “Мәдәният һәм рухилык“ номинациясендә җиңүче дип район мәдәният йорты хезмәткәре, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина табылды.
Гаиләсеннән киткән, кайчандыр бәхетле булган йорт стеналарын калдырган ир кеше әти булудан туктамый. Ул элеккечә үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тормышта һәрчак болай булмый. Мондый очракларда прокуратура җинаять эшләре ача.
“Балыкчылар, сак булыгыз“, - дип кисәтәләр Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре
Лаеш муниципаль районы федераль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча республика рейтингында өченче урында.
Шушындый исем астында Лаеш реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен интеграцияләнгән дәрес узды. Беренче өлешендә социаль педагог Татьяна Сагитова балаларга тартуның зыяны хакында В.Г.Ждановның видеолекциясен күрсәтте. Аны караганнан соң ул үсмерләрнең сорауларны җавап бирде һәм никотинның кеше организмына зыяны турында берничә тарихи һәм медицияна фактлары китерде. Дәреснең икенче өлешендә балалар “Кама” спорт-тернәкләндерү комплексына суда ярышырга китте. Анда инструктор Дмитрий Белоусов “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән спорт ярышы уздырды. Чараның төп максаты – массакүләм спорт чаралары аша спортның начар гадәтләргә каршы торуын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Бүген Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә “Ел укытучысы-2016” конкурсының зона этабы башланып китте. Ул ике турда узачак. Казан, Яшел Үзән районыннан, шулай ук Лаеш районының Пәрәү белән Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге авыллардан, лаеш шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясеннән педагоглар осталыкларын ачыклаячак.