ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Кече Елга авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекс үзәге хезмәткәрләре Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнова үзләренең карамагындагы өлкәннәрне генә карап калмыйлар, авыл тормышында да актив рәвештә катнашырга җитешәләр. Ял көннәрендә алар чаңгыга басалар. Бер чара да Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнованың артистлыгыннан һәм юморыннан башка узмый. Чиратта алар авыл клубы сәхнәсендә “Саматның кайтуы” һәм “Мунча янды” спектакльлен куйдылар, анда үзләре карамагында булган өлкәннәрне дә чакырдылар.

 

Әлеге смотр-конкурс “Зеленый огонек-2016” балалар юл-транспорт травматизмына профилактика буларак Лаеш районындагы мәктәпкәчә укыту учреждениеләре һәм андагы тәрбиячеләр арасында үткәрелде. Жюри әгъзалары фикеренчә, балалар юл-транспорт травматизмына профилактика уздыру буенча мәктәпкәчә учреждениеләр арасында иң яхшылары дип түбәндәгеләр бәяләнде: 1 урын – Лаеш шәһәренең “Радуга” балалар бакчасы, 2 урын – Нармонка авылындагы “Солнышко” балалар бакчасы”, 3 урын – Кече Елга авылындагы “Алтынчәч” балалар бакчасы.

 


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырды. Ярышлар түбәндәге категорияләрдә үтте: 2000-2001 елда туган егетләр, 2002-2003 елда туган һәм 2004 елда туган 1 разрядлары булган кызлар. 

 

24 нче февральдә мәктәптә "Шушы яктан, шушы туфрактан ул" дигән исем астында якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән очрашу булды. Кичәгә районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр.       Укучылар шагыйрәнең төрле елларда язылган, символик образларга гаять бай булган шигырьләрен сөйләделәр һәм авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу укучылар күңелендә онытылмас хисләр калдырды.  

2015 елның декабрендә Татарстанда ата-ана карамагыннан калган балалар йортында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен “Син безнең белән” дип исемләнгән хәйрия акциясе башланып китте. Әлеге чара Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” оешмасы ярдәмендә Казан һәм Чаллыдагы “Уңыш галәме” инициатив төркеме тарафыннан уздырыла.

Ой, что -то мы засиделись братцы, не пора ли нам разгуляться....» - шушы сүзләр белән  «Русская рать» дигән җыр башланып китә. Олы Кабан авыл клубының “Веселые ребята” ансамбле 23 февральдә Яшел Үзәнгә барып, “Кышкы эстрада – 2016” исеме астындагы патриотик җырлар III республикакүләм конкурсында катнаштылар һәм “Без сугышта булганда” җырын башкарып, II дәрәҗәдәге лауреат булдылар. Шулкадәр матур җырладылар ки, башкару таланты өчен хәтта жюри әгъзалары аларны 3 майда Яшел Үзәндә узачак зур чарада катнашырга чакырдылар.

 


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Семинарның теория өлешеннән соң барысы да чаңгыга басты. Ветеринар хезмәтенең республика семинары бу юлы гадәти булмаган форматта үтте – ул Лаеш районы базасында оештырылды. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев белән Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сәләмләде.

Юрий Михайлович Депутатов 1949 елда Лаеш районының Мансур авылында туган. Рәссам кечкенә вакыттан ук рәсем ясау белән мавыга. Аның картиналары Австралия, АКШ, Канада, Германиядәге шәси коллекцияләрдә саклана. 

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә марш җырлары конкурсы узды

20 февральдә Каипы авылы клубында “РомРам” төркеме катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International