Межведомственное взаимодействие учреждений социального обслуживания и медицинских организаций предусмотрено также в рамах реализации мероприятия по доставке лиц старше 65 лет, проживающих в сельской местности, в медицинские организации.
20 һәм 21 майда Казанда һәм Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган уникаль яктылык тамашасын күрергә була. 20:00 дән Казан Кремле стеналарында, шулай ук Болгардагы Ак мәчеттә дә матур тамаша булачак.
Сүз мәгълүматны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә кебек инициативалар турында бара. «Иннополис» МИЗның яңа проектлары Татарстанда 20 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз мәгълүматны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә кебек инициативалар турында бара. Бу хакта "Иннополис" МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов Россия Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников белән очрашуда белдерде.
Бүген балалар сәнгать мәктәбе һәм МУП (Лаеш) хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Киселгән агачлар, куаклар һәм черегән чүп-чар өемнәре контейнер мәйданчыгын тутырды. Уртак көчләр белән ботакларны алдылар, чүп-чарны җыйдылар һәм тәртип урнаштырдылар.
Республикада аучылык ресурсларын аулау мөмкинлеге нормаларын расладылар. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр гамәлдә булачак. Карарда беркетелгән һәм һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен, шулай ук төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый (аучылык) заказникларын чыгару нормалары китерелгән.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә ел саен уздырыла торган #СпросиСтроитель конкурсының башлануы турында игълан итә.
2022 елның 20 маенда 17:45 сәгатьтә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Вконтакте» социаль челтәрендә # ЖильеМолодымРТ туры эфиры уздырачак. Турыдан-туры эфир программасында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» (торак бәясенең 30-35%ын бушлай субсидияләр)
Татарстанда «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында берничә эш төгәлләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр - урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1521,1 га мәйданда урман культураларын утырту эшләре башкарылган, шул исәптән 1412,5 га мәйданда (планнан 100%) урман торгызу эшләре башкарылган, 104,6 га (100%) урман үрчетү
Татарстанда «Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика конкурсы узачак. Быел ул 14 нче тапкыр узачак. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 июньдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. 2022 елгы конкурста биш номинация күрсәтелгән
Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Һәр музейның уникаль тарихы бар һәм бердәнбер нөсхәдә очрый торган эксклюзив экспонатлар белән горурлана. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее бу уңайдан бүген «Һәр вакытның үз сәгате» күргәзмәсен оештырды.