Лаеш районы мәктәпләренең 100% - ы шахмат зоналары белән тәэмин ителгән. Бу «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе инициативасы белән оештырылган махсус проект ярдәмендә мөмкин булды.
Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев катнашты.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 17 февралендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә.
Татарстанда Covid-19авыруының яңа очраклары арту темпы 0,4%ка кадәр кимегән. Ил күләмендә республика шулай ук уңай позицияләрнең берсен били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Лаешта 2020 елга йомгак ясадылар. Хисап сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Төп доклад белән Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев чыгыш ясады.
Хәерби авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясалды. Чарада район Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Төп доклад белән җирлек башлыгы Минзалия Минбаева чыгыш ясады.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Район Башлыгы Илдус Зарипов һәм Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Миләүшә Васильева Столбище авыл җирлегенең хисап сессиясендә катнаштылар. Төп доклад белән җирлек башлыгы Владимир Михеев чыгыш ясады.
Олы Кабан авыл җирлегендә 2020 елгы эшкә йомгак ясалды. Җыен Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм прокурор Юрий Марасов катнашында узды. Отчет доклады белән җирлек Башлыгы Рәмис Илһамов чыгыш ясады.