«Русский язык на 2016-2020 годы» федераль максатчан программа чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча мәктәп укучылары һәм студентларның бөтенроссия олимпиадасының төбәк турын үткәрде. Олимпиадада урта гомуми һәм югары белем бирүнең төп гомумбелем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль белем бирү оешмаларының 10-11 сыйныфларда укучы 485 укучысы һәм 42 студенты катнашты. Әлеге олимпиада йомгаклары буенча ПРИЗЕРЛАР итеп табылдылар:
2016 елның 27 октябрендә 10 сәгатьтән 13кә кадәр Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 30 йорт адресы буенча район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм кадрлар буенча белгечләре өчен 2016-2017 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турында законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрелә. Катнашучыларны теркәү 9.30дан 10 сәгатькә кадәр. Семинарда катнашу бушлай. Семинарда катнашу өчен гаризаларны мәшгульлек үзәгенә 2016 елның 25 октябренә кадәр җибәрүегезне үтенәбез.
Россия Пенсия фонды сайтында гражданның шәхси кабинеты – ул эшләүче гражданнар өчен эшләп алынган пенсия хокуклары һәм дәүләт хезмәтләрен интернет аша алу мөмкинлеге турында онлайн мәгълүмат бирү буенча заманча сервис. Моннан тыш, шәхси кабинет граждан тарафыннан сайланган пенсия тәэмин итүе вариантлары һәм пенсия туплаулары, шул исәптән пенсияне дәүләт финанславы программасы кысаларында ирекле взнослар һәм дәүләт финанславы чаралары турында мәгълүмат тәкъдим итә.
Пенсия фондының район идарәсе дәүләт учреждениесе сезгә шуны хәбәр итә: ЕСИАда исәп язмасын раслау белән сайтта гражданның шәхси кабинетында теркәлү буенча хезмәтләр күрсәтә.
Теләге булган һәркемне пенсия фонды идарәсендә Лаеш шәһәре, Космонавтлар урамы, 2 йорт адресы буенча көтәбез, белешмәләр өчен телефон: 8 84378 25241.
Кадерле дуслар!
Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бүген һәм иртәгә Лаеш районында үзенең концерт программасын тәкъдим итә. Бүген концерт Лаеш шәһәре мәдәният йортында була, ә иртәгә - Габишево авылы мәдәни-спорт үзәгендә. Чаралар 19 сәгатьтә башлана. Билет бәяләре 600-650 сум. Тел: 89178642333 (Лаеш шәһәре мәдәният йорты) һәм 89600342812 (Габишево мәдәни-спорт үзәге).
Салават Фәтхетдинов сезне үзенең концертларына көтә!
Пенсия фонды идарәсе 2016 елның 3 кварталы өчен отчет документларының Бердәм формасын кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, отчет электрон төстә отчет кварталыннан соң килүче календар айның 20сеннән дә соңга калмый тапшырыла. Моңа бәйле төстә, отчет кабул итүнең соңгы көне - 20 ноябрь ялга туры килгәнлектән,
Лаешның район мәдәният йортында “Державин укулары“ XII Бөтенроссия фәнни-практик конференция булды. Монда әдәбият белгечләренең "Державин и диалог культур" һәм "Современные проблемы изучения поэтики Г.Р. Державина" түгәрәк өстәлләре үтте. Аларда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче филологлары-әдәбият белгечләре катнашты.
“Атна вакыйгалары“ республика газетасы һәм “Вакыйгалар“ интернет-порталы хәбәрчеләре Имәнкискәдә яшәүче Вильдан Гариповта кунакта булдылар. Ул быел җәй үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Журналистлар Татарстанның өлкән кешеләре турында материаллар сериясе әзерлиләр.
Шуны әйтергә кирәк, Вильдан Гарипов Лаеш районының иң өлкән кешесе булып тора.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
2016 елның 20 ноябрендә, Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының үз керемнәрен киңәйтү максатыннан, гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәк.
20 октябрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча район башкарма комитеты бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Л.А.Исмәгыйлова Лаеш районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре гражданнар кабул итә.
Кабул итүгә язылу 8 (84378) 2-51-42 телефоны аша.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Лаеш техник-икътисад техникумы мәйданчыгында Лаеш районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча чемионат тәмамланды. Анда финал уены булды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Экшн“ командасы (Лаеш шәһәре) яулады, 2 урын “Усады“ (Усады авылы) командасында, 3 урында – “Ак барс“ командасы (Лаеш шәһәре). Район башлыгы Михаил Афанасьев җиңүчеләрне котлады һәм чемпионнарга Кубок тапшырды.