26 апрельдә Яр Чаллыда “Серле сандык” исемле әдәби уку буенча милли иҗади төбәк фестивале узды. Анда Кече Елга авыл клубындагы милли театр режиссеры Равилә Вәлиуллина кулы астында шөгыльләнүче “Әдәби сүз” түгәрәгенә йөрүчеләр чыгыш ясады. Аларның чыгышларын жюри югары бәяләде. Һәр катнашучы үз төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште һәм фестивальнең соңгы этабына чакыру алды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан “Алтын көз” социаль ярдәм күрсәтү комплекс үзәгендә тәрбияләнүче Роза Габдулла кызы Хәсәнова Державино урта мәктәбе укучыларын үзенә кунакка чакырып, шигърият бәйрәме оештырды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен укыды, ә Роза Гадбулловна үзе иҗат иткән шигырьләрне сөйләде.
19-22 апрельдә Казанда Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган VI Халыкара конкурс узды. Анда районда 1нче урынны алган балалар чыгыш ясады.. 2 этаптан торган сайлап алу турларында 460 кеше катнашты. Шуларның 30ы гына финалга үтеп, гала-концертта катнашты. .
“Музей язы – 2016” акциясе кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда Лаеш районында туган сәнгать эшлеклеләренә багышланган “Тормышта без барыбыз да шагыйрьләр һәм актерлар!” чарасы узды. Анда театр. Кино һәм мультипликация үсеше этаплары ачыкланды.
Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да Бөек ватан сугышы тәмамлануга 71 ел уңаеннан уздырылачак “Җиңү юлы” дигән велопробегта катнашырга чакырабыз! 24 апрельдә 11:00 дә Лаеш шәһәрендәге Җиңү паркында сезне көтеп калабыз. Хәбәрләшү өчен телефон: 8 (84378) 2-49-27
Шундый исем астында «Алтын көз” дигән гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге комплекс үзәгендә Язгы мәрхәмәтлелек атнасы акциясе кысаларында күңелле стартлар булды
Шул исем астында Лаеш реабилитация үзәгендә “Союзмультфильм” киностудиясенең 80 еллыгына һәм Россиядәге Кино елына багышланган социаль-мәдәни чара узды. Барлык балалар да мультфильм ярата, шуңа күрә аларга аның ничек ясалуы, белгечлек белән танышу кызык
Атна башыннан бирле Лаеш шәһәрендә юлдагы чокырларны ремонтлый башладылар. Декабристлар, Ленин һәм башка проблемалы урыннар күзгә күренеп яхшыра. Татавтодор мәгълүматларына караганда, муниципалитет эчендәге һәм төбәк юлларындагы чокырларны ремонтлау өчен Лаеш районына бюджетттан 14,5 млн сум бүленеп биреләчәк. Моннан тыш, төзекләндерү эшләре өчен үзара салым акчаларын да тотачаклар.
Бүген Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән Пәрәү авылының урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Донор көне” дигән сыйныф сәгате узды. Балалар “Почетлы донор” Зөһрә Хөсәенова белән таныштылар. Ул донорның кем икәнлеге һәм кешегә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. Россиянең почетлы донорлары булып, үз тормышында 40 мәртәбә кан яисә анын компонентларын, 60 тапкыр плазма биргән кеше санала.
Шундый исем астында Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган Тукай укулары узды. Очрашуга татар улының иҗатын яратучылар, җирле шагыйрьләр, шигырь яратучылар җыелды. Алып баручылар катнашучыларны татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның ачы язмышы турында сөйләделәр. Ул кечкенә генә бер авыл малае. Пушкин сыман лицейда,