ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

 

Лаешта кышны озату чарасы узды


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 мартта Казандагы “Әкият” балалар үзәгендә узган Бөтенроссия вокал-хор һәм фортепиано музыкасы конкөрс-фестивалендә Лаешның “Балалар иҗат мәктәбе” укучысы Зәлия Фәттәхова I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Азалия Гыйниятова исә шул ук конкурста III дәрәҗәдәге лауреат исеме алды. Аларның укытучылары – Фатыхова Роза Сәүбәновна

7 март көнне Кече-Елга мәдәният йорты тамашачылар белән тулы иде, чөнки күптән көтелгән спектакльнең премьерасы булды. Халык театры артистлары Фәнис Яруллинның "Әнә килә автомобиль" спектаклен сәхнәләштерде.Районнан  килгән кунаклар да яшь артистларыбызның спектакльдә уйнауларын бик җылы бәяләде. Спектакль бик кунелле булды,тамашачылар зур рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә Лаешның балалар тудыру йортында Софья дөньяга килде. Тантаналы рәвештә районның Граңданлык актларын теркәү бүлеге 50 нче баланың тууын теркәде һәм кызчыкның әтисе Александр Чуркинга таныклык һәм йомшак уенчык кебек истәлекле бүләк тапшырды.

 

"Бер  күрешү - үзе бер гомер" "Йолдыз" берлэшмэсендә терлекчелектә эшләп чыккан һәм хәзергесе вакытта эшләүче хатын-кызларыбыз белән очрашу кичәбез күңелле, истә калырлык итеп сизелми дә узып китте


4
март, 2016 ел
җомга

Безнең районда Кукмара районыннан 50 кешелек делегация булып китте. Кунакларның күп өлеше авыл башлыклары иде. Аларның төп максаты – тәҗрибә туплау. Делегатлар Лаеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. 


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

28 февральдә Каеп клубында район мәдәният йорты коллективы катнашында “Без балалар өчен” дигән хәйрия концерты узды


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Балалар арасында физик культура һәм спортны популярлаштыру максатыннан 26-27 февраль көннәрендә Минзәләдәге коррекцияле интернат мәктәптә җирлегендә урнашкан “Полянка” шәһәр яны-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстандагы балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча V республикакүләм шәхси-командалы беренчелек узды.


26
февраль, 2016 ел
җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан шахмат һәм шашка уеннары яратучылар шахмат тактасында көрәш уздырдылар.

 

Район игенчеләренә киләсе язда безнең җирлек өчен яңа булган кайбер авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча тәҗрибә җыярга кирәк булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International