ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтүче “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсы йомгаклары буенча, “Мәдәният һәм рухилык“ номинациясендә җиңүче дип район мәдәният йорты хезмәткәре, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина табылды.

 

Гаиләсеннән киткән, кайчандыр бәхетле булган йорт стеналарын калдырган ир кеше әти булудан туктамый. Ул элеккечә үзенең балигъ  булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тормышта һәрчак болай булмый. Мондый очракларда прокуратура җинаять эшләре ача.

 

“Балыкчылар, сак булыгыз“, - дип кисәтәләр Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре

 

Лаеш муниципаль  районы федераль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча республика рейтингында өченче урында.

 

Шушындый исем астында Лаеш реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен интеграцияләнгән дәрес узды. Беренче өлешендә социаль педагог Татьяна Сагитова балаларга тартуның зыяны хакында В.Г.Ждановның видеолекциясен күрсәтте. Аны караганнан соң ул үсмерләрнең сорауларны җавап бирде һәм никотинның кеше организмына зыяны турында берничә тарихи һәм медицияна фактлары китерде. Дәреснең икенче өлешендә балалар “Кама” спорт-тернәкләндерү комплексына суда ярышырга китте. Анда инструктор Дмитрий Белоусов “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән спорт ярышы уздырды. Чараның төп максаты – массакүләм спорт чаралары аша спортның начар гадәтләргә каршы торуын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.  

Бүген Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә “Ел укытучысы-2016” конкурсының зона этабы башланып китте. Ул ике турда узачак. Казан, Яшел Үзән районыннан, шулай ук Лаеш районының Пәрәү белән Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге авыллардан, лаеш шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясеннән педагоглар осталыкларын ачыклаячак.

Кече Елга авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекс үзәге хезмәткәрләре Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнова үзләренең карамагындагы өлкәннәрне генә карап калмыйлар, авыл тормышында да актив рәвештә катнашырга җитешәләр. Ял көннәрендә алар чаңгыга басалар. Бер чара да Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнованың артистлыгыннан һәм юморыннан башка узмый. Чиратта алар авыл клубы сәхнәсендә “Саматның кайтуы” һәм “Мунча янды” спектакльлен куйдылар, анда үзләре карамагында булган өлкәннәрне дә чакырдылар.

 

Әлеге смотр-конкурс “Зеленый огонек-2016” балалар юл-транспорт травматизмына профилактика буларак Лаеш районындагы мәктәпкәчә укыту учреждениеләре һәм андагы тәрбиячеләр арасында үткәрелде. Жюри әгъзалары фикеренчә, балалар юл-транспорт травматизмына профилактика уздыру буенча мәктәпкәчә учреждениеләр арасында иң яхшылары дип түбәндәгеләр бәяләнде: 1 урын – Лаеш шәһәренең “Радуга” балалар бакчасы, 2 урын – Нармонка авылындагы “Солнышко” балалар бакчасы”, 3 урын – Кече Елга авылындагы “Алтынчәч” балалар бакчасы.

 


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырды. Ярышлар түбәндәге категорияләрдә үтте: 2000-2001 елда туган егетләр, 2002-2003 елда туган һәм 2004 елда туган 1 разрядлары булган кызлар. 

 

24 нче февральдә мәктәптә "Шушы яктан, шушы туфрактан ул" дигән исем астында якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән очрашу булды. Кичәгә районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр.       Укучылар шагыйрәнең төрле елларда язылган, символик образларга гаять бай булган шигырьләрен сөйләделәр һәм авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу укучылар күңелендә онытылмас хисләр калдырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International