Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән Россия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән РФ субъектлары башлыклары рейтингында өченче урынны биләгән.
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Әкият“ курчак театрына танылган балерина Анастасия Волочкованың “Симфония добра“ хәйрия концертына чакырдылар.
Мәскәүдә “Ради жизни на земле“ халыкара конкурс-фестивальдә “Аз“ ансамбле барысын шаккатырды.
Бәйрәм көннәрендә Кече Елга мәдәният йорты гөрләп торды. 6 ноябрь көнне аның залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Лаеш балалар йортында юбилей тантаналары үтте. Әлеге истәлекле сәбәп буенча анда күпсанлы кунаклар җыелды. Алар арасында балалар йортында төрле елларда тәрбияләнгән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән туган җирләре белән очрашуга килгән кешеләр, күпсанлы дуслары, шефлары, район хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре бар иде.
“ТАТМЕДИА“ АҖ үз укучылары өчен яңадан “Ipad на подписку!“ акциясен игълан итә. Беренче тапкыр төп приз – iPad оту шансы, язылган басмалар суммасына бәйсез төстә, барлык катнашучылар өчен бертигез булачак. Газета-журналга язылу квитанцияләре күчермәләрен җибәргән укучылар призлар: санлы фотоаппаратлар, акция иганәчесе – Кукмараның тимер савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмалары һәм, әлбәттә, төп приз ipad уйнатуда катнашачак.
Лаеш районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары дзюдо буенча ачык Казан беренчелегендә призлы урыннар алдылар.