ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, эшмәкәрлек, мәгариф һәм башка мәсьәләләр каралды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2021 елда башланачак урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Бу максат өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре составында махсус комиссия төзелде.

Быел югары уку йортына укырга керергә планлаштырмаган 11 классны тәмамлаучылар БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачаклар. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең  узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә

5 март көнне Лаешта 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм концерты булды.

Кунакларны һәм тамашачыларны район Башлыгы Илдус Зарипов котлады. Башлыкның баянда 2 мелодия уйнавы һәркем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Видео Лаеш районы аккаунтында Инстаграммада урнаштырылган.

 

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.

2020 елда 33 149 чит ил гражданына 1,3 млн. доллар, ягъни 76,9 млн. сум медицина хезмәте күрсәтелгән,911 кешегә-стационар шартларда, 32 238 кешегә амбулаторияләрдә. Алар 111 илдән иде.

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


5
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 1 мартыннан Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең бердәм порталында 2020 елга кече һәм урта бизнесны Икътисадый исәпкә алу кысаларында статистик хисапларны (тоташ күзәтү) гадиләштерелгән режимда кабул итү башлана.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк, дип искәртә. Бу гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш дигән сүз:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International