ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасында җир кишәрлеге алу өчен 61 мең күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның  39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.


12
март, 2021 ел
җомга

«Россиядә юл төзелеше: күперләр һәм ясалма корылмалар» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференция барышында төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүнең һәм төзүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Росавтодор җитәкчесе урынбасары Евгений Носов, «Автодор» ДК юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм эксплуатацияләү идарәсе рәисе урынбасары Игорь Астахов, «РАДОР» ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, шулай ук «Р. О. С. АСФАЛЬТ» ассоциациясе президенты Николай Быстров катнашты.

11 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды, аның кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2021 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекнең барышы турында сөйләде.

Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районында коронавирус инфекциясенә каршы актив вакцинация дәвам итә. Иртәгә 94 яшьлеген билгеләп үтәчәк Хәбирә Гыйбадуллина икенче доза прививка ясады. (Вакцинация ике тапкыр өч атна тәнәфес белән башкарыла).

Хәзерге вакытта республиканың 31 муниципаль районы шәһәр төзелешенең яңа стандартларын сынап карау өчен участоклар бирергә әзер.

2021 елның 10 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 29 414 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 635 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,45 % тәшкил итә.

Бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу өлешендә законнарны үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Столбище авылында урнашкан Росреестрның яңа үзәкләштерелгән архивында булды. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International