ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның барлык клиникалары кирәкле медицина җиһазлары, медикаментлар белән, ә табиблар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры мәгълүматларына караганда, 22 апрель торышына, коронавирус йогышы белән расланган 355 авыруның 149ы стационарда, 166сы амбулаториядә дәвалана, ә 40 кеше терелгән.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе территориясендә COVID-19 короновирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында, шулай ук инфекциянең яңа учакларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салюты гамәлдән чыгару турында Карар кабул ителде.

«ЭКОяз 2020» коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан халкының иминлеге өчен дистанцион форматта уза. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.

«Безнең ишегалды» республика программасына гомуми бюджеттан 50 млрд.сум күләмендә елына 10 млрд. сумга якын акча тотарга планлаштыралар. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Татарстанда ялган документлар ясау маддәсе буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Сүз эш бирүчедән үз-үзеңне изоляцияләү вакытына күчүне рөхсәт итүче ялган белешмәләр турында бара, дип хәбәр итте брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Өйдә дә файдалы утырырга кирәк. Мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга һәм күп яңалыклар белергә була. ЮИД матбугат үзәгенең яшь хәбәрчеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә челлендж #Домооставайсяпддзанимайся социаль челтәрләрдәге онлайн-дәресләр белән шөгыльләнүне хуплады.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән 1,6 меңнән артык кешене Татарстанда мәҗбүри изоляциягә озатканнар. Бу хакта атналык брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Татарстанда тәүлек буе эшли торган ваклап сату кибетләренең эшен чикләделәр. 23 апрельдән башлап, санитар — эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшләү тыела. Утырышны ТР премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Җыелмалар җирле бюджет акчаларыннан апрель - май айларында 49 уку көне эчендә бер укучыга 7,70 сум исәбеннән формалаштырылган. Әлеге акчалар дистанцион рәвештә укучы укучылар өчен беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары җыярга мөмкинлек бирде.

Иртәгә, 22 апрельдә, Татарстан территориясендә кабат көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Шул ук вакытта, бүгенге көннең штормлы вакыты белән чагыштырганда, җил бераз йомшарачак.

Төнге сәгатьләрдә җилнең көче-15-17 м / с, көндез – 16-21 м / с га кадәр җитәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International