ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллективын яңа начальник белән таныштырды. Ул – полиция полковнигы Радик Егоров, элек Буа районында шундый ук вазифа биләгән. Чарада шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Ул Радик Егоровка яңа эш урынында уңышлар теләде, ә Артём Хохорин аның алдына яңа бурычлар куйды.
Орел авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Золотая осень» уен программасы үткәрелде. Балалар китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызының көз турында сөйләвен бик теләп тыңладылар, үзләре дә рус шагыйрьләре шигырьләрен сөйләделәр, көзге табышмакларга җаваплар таптылар. «Узнай по вкусу овощ», «Листопад», «Дождь, дождь», «Грибная поляна» уеннарында актив катнаштылар. Чара өчен «Осенняя фантазия» күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Орел мәктәбенең кече сыйныф укучылары эшләнмәләре тәкъдим ителде.
19 сентябрьдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена кунакка Казан шәһәреннән “КОМЗ” АҖ (Казан оптик-мехеник заводы) профсоюз оешмасы төркеме килде.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Профилактика наркомании среди населения Республики Татарстан» программасы кысаларында үз фикереңне аргументлау, үз мәнфәгатьләреңне яклау буенча («Горе» рус халык әкияте материаллары буенча) метафорик тренинг үтте.
2017 елның 1 гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының №604 «О реализации пилотного проекта «Приемная семья для пожилого человека» Карары көченә керде.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының https://uslugi.tatarstan.ru ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.
Бу көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында бакчачыларның «Бакча-2018» бәйрәме үтә. Анда үз продукцияләрен Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Әлмәт районнары, Казан һәм Ял Чаллының әйдәүче коммерциячел булмаганбакчачылык ширкәтләре тәкъдим итә
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьгә 18 200 га мәйданда туфрак эшкәртелгән, 7 500 тонна силос әзерләнгән, бер шартлы башка гомуми азык берәмлеге - 20,2 ц.
Район хуҗалыкларында яшелчәләр җыю башланды, 14 га алынган, уңдырышлылык 440 ц/га тәшкил итә. Бәрәңге 92 га мәйданнан алынган (гомуми мәйдан 569 га), уңдырышлылык - 235 ц/га.
Сокуры авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары читтән торып «Село мое родное - сердцу дорогое» сәяхәтенә чыктылар. Чара “Кече Ватан” төшенчәсенең нәрсәне аңлатуы турында сөйләүдән башланды.