Габишево авылы китапханәсе каршындагы «Книжный сундучок» түгәрәге җәйге каникулдан соң үз эшен яңадан башлап җибәрде. Китапханәчеләр түгәрәккә йөрүчеләрне Борис Заходер тууның 100 еллыгына багышланган шигъри бәйрәмгә чакырдылар. Борис Владимирович Заходер – рус һәм совет шагыйре, язучы, тәрҗемәче.
«Татарстан – Россия бизәге» - Урта Девятово мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе шундый исем астында үтте. Авыл китапханәсе китапханәчесе Нуждина Татьяна Николаевна балаларны Татарстанның иң гаҗәеп урыннары белән таныштырды һәм «По родным просторам Татарстана» туган якны өйрәнү викторинасында катнашырга тәкъдим итте.
Татарстанда 12-14 сентябрьдә үтүче «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-практик конференция бүген эшенЛаеш районында дәвам итте. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә бөек рус шагыйре хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Әлеге тантанада юстициянең Бөтенроссия дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургка китте. Анда бүген II Халыкара балык сәнәгате форумы һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе эшен башлады.
Лаеш шәһәрендә «Россия-1» телеканалы өчен Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зулейха открывает глаза» сериалын төшерә башладылар. Исегезгә төшерәбез, Кама буенда бик зур декорацияләр – Семрук тарихи поселениясе төзелде.
2018 елның 11 декабрендә рус язучысы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Александр Исаевич Солженицын тууга 100 ел тула. Ул Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.
11 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучының юбилей датасына багышланган «Истинный патриот и гражданин своей Родины» Бердәм әдәби сәгатьтә катнаштылар. Ул Лаешның 1 гимназиясе 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Чара кысаларында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Алып баручының сөйләве слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне үтә һәм бүген «Дорогою добра» отряды волонтерлары Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Лаеш шәһәре кешеләренә «Трезвость выбор сильных» буклетларын тарату буенча акция үткәрделәр.
Террорчылык безнең заманда дөньяда иминлеккә янаучы куркынычларның иң төпләренең берсенә әйләнде.
Лаеш районы мәшгульлек үзәге 2018 елның беренче ярты еллыгы өчен эш йомгаклары буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча рейтингта республикада беренче урынны алды. Үзәк түбәндәге күрсәткечләр буенча алда бара: үзәк хезмәте ярдәмендә гражданнарны эшкә урнаштыру – 75,2%
Лаеш шәһәре көнендә РФ ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев белән бергә Лаешның 1нче гимназиясендә булдылар. Учреждениенең яшь инспекторлары кунакларга виртуозларча велосипедта йөрүләрен күрсәттеләр һәм яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бернинди тайпылышсыз үтәргә өндәделәр.