ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан каралучы эшләр буенча дәүләт пошлиналарын электрон төстә түләү сервисы эшләнгән һәм кертелгән.

 

Белем көненә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен театральләштерү элементлары белән «Путешествие в страну Знаний» әдәби бәйрәме үткәрелде.

 

2018 елның 4 сентябрендә 10.00 дә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.

 

Террорчылык проблемасы аерым резонанс ала, чөнки хәзерге шартларда көч куллануга каршы торырга әзер булмаган гражданнар һәм, аеручы куркынычы, балалар аның мишененә әйләнә. Россиягә инле 20 елдан артык даими төстә террорчылык һөҗүмнәре ясала. Беслан шәһәрендә булган террактта 300дән артык кеше террорчылар корбаны була. Аларның 186сы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар.

 

Менә инде 70 елдан артык безнең илебез тыныч яши. Сугышның нәрсә икәнен белмәгән буын үсеп җитте. Әмма XXI гасыр Җиребезгә яңа бәлаләралып килде, аның символы “террорчылык” сүзе. Безнең заманга да теракт, террорчылык кебек сүзләр керде.

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәткерләрне «Служба сиделок» һәм «Школа ухода» стационарны алыштыру технологияләрен кертү буенча укыту үтте. 

Сокуры авылы китапханәсендә «Правила дорожные – друзья надежные» дигән танып белү-күңел ачу уены үтте. Китапханәче Дебердеева Индира Романовна балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм светофор сигналлары белән таныштырды.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Лаеш районы Габишево авылының Северный микрорайонындасоциаль ипотека программасы буенча 60 квартирлы ике йорт төзелеше дәвам итә. Ул 6 йорттан торучы торак комплекс булачак. 2016 елда беренче ике соципотека йорты куллануга тапшырылды, киләсе елларда анда тагын дүртесе барлыкка киләчәк.

 


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бу атна эчендә урып-җыю кампаниясе алдынгыларын билгеләделәр. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев рәхмәтен һәм акчалата премияне түбәндәгеләр алды

Лаеш районының Каипы авылында бу якшәмбедә Авыл көнен билгеләп үттеләр. Беренче булып аниматорлар катнашында балалар бәйрәме башланды. Малайлар һәм кызлар уйнадылар, биеделәр һәм күңел ачтылар, татлы бүләкләр алдылар. Сувенир лавкалары ачылды, күңелле музыка яңгырады, ә кыр кухнясында ботка пеште. Барысы да бәйрәмгә әзер иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International