12 апрельдә баш редактор урынбасары Рафаэль Миргазизов җитәкчелегендә «Республика Татарстан» газетасы журналистлары төркеме эш визиты белән Лаеш шәһәренә килде. Алар белән район башлыгы Михаил Афанасьев очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аннан соң корреспондентлар Советлар Союзы Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецовта кунакта булдылар.
Лаеш районы мәшгульлек үзәге коллективы “2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге” республика конкурсында 1 урын алды. Бу турыда бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә билгеле булды. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова кулыннан бүләкне Лаеш районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова алды.
“Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелүче гражданнарның өйләрендә социаль хезмәтләр җыелмасының зарурлыгы, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартуның файдалы булмавы, социаль пакетка хокукны кире кайтару турында аңлату әңгәмәләре алып баралар.
“Каравон” бөтенроссия рус фольклоры фестивале Лаеш районы Никольский авылында 26 майда үтәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый боерык бирде.
Татарстан ЭЭМы кисәтә: алдакчылар! Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Кирәк булганда 8 (843) 291-20-02 ышаныч телефоны яки 112 номеры аша коткару хезмәтенең бердәм линиясенә шалтыратыгыз.
Лаешның мәшгульлек үзәге белгечләре бүген Столбище авылы мәдәният йортында үткән вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар.
Бүген, 2018 елның 10 апрелендә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Борис Зыковның «Поиск истины» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә авторның кызы - Евгения Чеснокова катнашты, ул Борис Зыков эшләре белән таныштырды.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXI сессиясе булды.
Берёзовкада яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Александра Кузина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин килде. Татьяна Борһанова юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Александра Павловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.
«Реальное время» интернет-газетасы 2017 елда Татарстанның муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингын төзеде. Аның лидеры элеккечә – Лаеш районы. 2017 елның 9 ае өчен рейтингта да Лаеш районы 1 урында иде.