Ярышларда Кайбыч, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары вәкилләре катнашты.
21 февральдә билгеләреп үтүче туган тел көне уңаеннан 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәсендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен"Русской речи государь - под названием Словарь!"
Ташкирмән мәктәбендә шашка буенча ярышлар үтте. Аларны физик культура һәм ОБЖ укытучысы Буров Сергей Александрович үткәрде. Нәтиҗәдә 12-14 яшьлек кызлар арасында 1 урынны Сержанова Инга, 2 урынны Брюхова Полина һәм 3 урынны Измайлова Алина алды. Малайлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Коннов Владислав, 2 урын - Шумов Даниил, 3 урын - Морозов Артем. Бу балалар барысы да 7 сыйныф укучылары. Афәрин. Кызганычка каршы, 5 сыйныф укучылары әлегә яхшы күрсәткечләргә ирешә алмадылар, әмма нишлисең, тырышырлар. Барыгызга да уен өчен рәхмәт.
18 февральдә Болгар шәһәренең “Олимп” ДЮСШында 2007-2009 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара республика ярышлары үтте.
Рождествено авылы китапханәсендә китапханәче Ю.М.Симонова белән бергә файдалы итеп үткәрелгән вакыт балаларга күп кенә уңай тәэсирләр һәм файдалы мәгълүмат бирде.
122 ел элек – 1896 елның 6 апрелендә – Афинада беренче Олимпия уеннары ачыла. Шул вакыттан башлап хәзерге Олимпия уеннары үз исәбен алып бара.
Май чабу атнасының иң кызган чагы. Әлеге җиде көндә коймаклар тулы бер елга караганда да күбрәк пешерелә.
Лаеш шәһәренең Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган тантаналы митинг үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм районның ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов катнашты.
Бүген 1нче гимназия базасында “Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре «Вывод Советских войск из Афганистана» темасына презентация күрсәтү буенча чара үткәрелде. Соңыннан әлеге гимназиянең 4, 6, 7 сыйныфлары укучылары аның турында фикер алыштылар. Презентация карауда һәм фикер алышуда 31 укучы катнашты.
Хәзерге кораллы көчләрнең формалашуында әфган сугышы бер этап булып тора, ул 10 елга сузылган, 1979 елдан1989 елга кадәр. Рәсми мәгълүматлар буенча, совет гаскарләренең югалтулары 50 мең кеше тәшкил итә, аларның 14 меңе һәлак була. Әле яралар яңа булганда тарих турында сөйләү авыр, әмма моның турында дәшми калырга да ярамый.