Пенсия фонды идарәсе алдан язылу буенча барлык сораулар буенча гражданнар кабул итү үткәрә. Кабул итүгә алдан язылу Сезнең өчен Клиентлар хезмәтенә килүнең уңайлы вакытын сайлау һәм озак вакыт чират көтүдән качу мөмкинлеге бирә. Кабул итүгә мөстәкыйль төстә Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында «Электронные сервисы» бүлегендә яки 2-52-41, 2-52-07 телефоннары аша ПФР идарәсенә шалтыратып язылырга мөмкин (язылу өчен СНИЛСны әзерләргә кирәк).
2017 елның 18 декабрендә укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрү кысаларында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина Никольский, Нармонка һәм Хәерби мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тематик дәресләр үткәрде.
Районның Пенсия фонды идарәсе искәртә, дәүләт тарафыннан Сезнең взносларыгызга дәүләт ярдәме алу өчен 2 меңнән 12 мең сумга кадәр акча түләүне 2017 елның 25 декабренә кадәр башкарырга кирәк. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, беренче взносны 2009 елда керткән катнашучылар өчен 2018 ел түләнгән взносларга дәүләт ярдәменең соңгы елы булачак.
18 декабрьдә «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе төзелеше барышы белән танышты. Аны ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озатып йөрделәр.
Узган ялларда Байлар Сабасында көрәш буенча Н.Х.Хәмидуллин истәлегенә багышланган ярышлар үтте. Әлеге чарада 150дән артык яшь көрәшче катнашты, алар арасында Лаеш районы вәкилләре дә бар иде.
18 декабрьдә Лаеш районында телекүпер ярдәмендә тантаналы төстә продукт суыртучы яңа «Ковали-1» һәм «Михайловка-1» станциясен эшләтеп җибәрделәр. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев катнашты.
2017 елда Татарстан Республикасының бар шәһәрләрендә һәм районнарында Пенсия фонды биналары фасадларында ПФР логотибы рәвешендә яктылык кронштейннары урнаштырылды. Өстәмә яктылык исәбенә якты вывеска тәүлекнең караңгы вакытында да Пенсия фондының территориаль органын танырга ярдәм итә.
Хәйрия ярдәменнән һәм татлы яңа ел бүләкләреннән тыш автосөючеләр балаларга яңа ел программасы да әзерләгәннәр.
Галим-зоолог, теле-алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов эш визиты белән Лаеш районында булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Абдулганиев озатуында ул Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан участогына барды. Исегезгә төшерәбез, монда кар барслары үрчетү буенча үзәк булдыру планлаштырылган. Бу турыда карар РФ Президенты Владимир Путинның хайваннарның әлеге төрен саклау турындагы хәбәреннән соң кабул ителде.
Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан игезәкләр Глеб һәм Данила туу теркәлгән. Малайларның әтиләренә туу турында таныклык һәм йомшак уенчык таршырылды. Бу көн игезәкләрнең әтисе өчен аларның иң яхшы һәм онытылмаслык туган көне булып истә калыр.