ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Мөдәррис Идрис улы Газизуллин Ташкирмән мәктәбенең кунаклары булдылар. Алар мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрделәр, ә лекция азагында 1-4 сыйныф укучыларына юл билгеләрен өйрәнү өчен пазллар, ә төп звенога китаплар һәм брошюралар бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

16 декабрьдә «Business FM Казан» радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында радиоэфир булачак.

Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул иттеләр – Лаешның 3нче мәктәбенең волонтер укучыларын.

14 декабрьдә Лаеш районмәдәният йортында РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре штабы хәрби оркестры һәм җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Ул «Служу России» хәрби-патриотик акция кысаларында Лаеш районы мәктәпләре укучылары өчен куелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел җитү белән бәйле рәвештә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «В ожидании чудес» күргәзмәсе оештырылган. Монда килүчеләр чыршы уенчыклары һәм открыткалары барлыкка килү тарихы белән таныша алалар. XX гасырның 50-80 елларындагы һәм совет чорындагы чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсенең абонементында Э.Н.Успенскийның тууына 80 яшь тулуга багышланган «Весёлый друг детей» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә язучының күп буын балалары тәрбияләнгән китаплары тәкъдим ителгән. Бу шигырьләр һәм җырлар, Вера һәм Анфиса маҗаралары, Простоквашинодан кызыклы тарихлар һәм башка күп нәрсәләр. Һәр бала күргәзмәдә үзенә ошаган китапны таба ала.  

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев ФСХның Татарстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе начальнигы Алексей Путин белән очрашты. Лаеш районы аның бүлекчәсенә карый. Алар салым җыемнары  һәм керемнәренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева да катнашты.

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Ольга Гаврилованың гомуми сөйләмнәре үсеп бетмәгән балалар өчен логопедик ритмика буенча «Раз словечко, два словечко» дип аталучы авторлык программасы нәтиҗәле төстә кулланыла.

Интернат мәктәптә “Юлларда иминлек” конкурсына йомгак ясау булды. Әлеге конкурс Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелде. Йомгак ясауда ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Идрис улы Газизуллин һәм юл хәрәкәте иминлеге фондының баш белгече Гөлшат Айрат кызы Зәйнуллина катнашты.

Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 26 апреленнән № Пр-936 күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2013 елның 12 декабреннән башлап һәр елны Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International